Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тагын кайчан ял итәбез?

Киләсе каникулларның төгәл вакыты билгеле:

Әле яңа уку елы башланырга ике атналап вакыт бар. Шулай булса да 2023/2024 нче уку елына укучылар өчен каникулларның кайчанрак буласы мәгълүм булды.

Ә министрлык тәкъдимнәренә килгәндә, уку елы дүрт чиректән торган мәктәпләр өчен каникуллар түбәндәге вакытларда булачак:

  • көзге каникул 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр;
  • кышкы каникул 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр;
  • 1нче сыйныф укучылары өчен кышкы каникул 19 февральдән 25 февральгә кадәр;
  • язгы каникул 25 марттан 31 мартка кадәр;
  • җәйге каникул 25 майдан 31 августка кадәр.

Ә инде уку елы өч семестрдан торган мәктәп укучылары өчен каникуллар түбәндәге вакытларда булачак:

  • көзге каникул 9 октябрьдән 15 октябрьгә, 20 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр;
  • кышкы каникул 1 гыйнвардан 8 гыйнварга, 19 февральдән 25 февральгә кадәр;
  • язгы каникул 8 апрельдән14 апрельгә кадәр;
  • җәйге каникул 8 июньнән 31 августка кадәр.                                                                    Чыганак: https://magarif-uku.ru/tt/kanikullarnyn-grafigy-bilgele/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев