Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сыерчыкларга 47 оя элдек

Мәк­тә­бе­без­дә уз­ган би­о­ло­гия ат­на­лы­гы ту­рын­да яза­сым ки­лә. Без ат­на­лык­ка бер ай ал­дан әзер­лә­нә баш­ла­дык. Кош­лар­га ба­гыш­лан­ган сте­на га­зе­та­ла­ры чы­гар­дык, кош рә­сем­нә­ре яса­дык.

Сы­ер­чык­лар­га ба­ры­сы 47 оя эл­дек һәм ма­тур ши­гырь­ләр, җыр­лар, би­ю­ләр әзер­лә­дек. Бәй­рәм ат­на буе дә­вам ит­те, һәр класс­та кош­лар­га һәм та­би­гать­не сак­лау­га ба­гыш­лан­ган вик­то­ри­на­лар, кон­курс­лар уз­ды. Ат­на­лык «Яз­ны сә­лам­ли кош­лар» исем­ле ки­чә бе­лән тө­гәл­лән­де. Аңа һәр­бе­ре­без ты­ры­шып әзер­лән­гән: кем­дер кош­лар ту­рын­да җыр, кем­дер ши­гырь өй­рән­гән. Яз­га ба­гыш­лан­ган та­быш­мак, мә­каль, сы­на­мыш­лар­ны да ис­кә тө­шер­дек бу көн­не. Ае­ру­ча ­баш­лан­гыч сый­ныф уку­чы­ла­ры­ның чы­гыш­ла­ры оша­ды, алар­ны ба­ры­быз да ал­кыш­лап озат­тык. Ки­чә ахы­рын­да һәр но­мер дө­рес итеп бә­я­лән­де, урын­нар чы­га­рыл­ды.

Иң ях­шы сы­ер­чык оя­ла­ры, сте­на га­зе­та­сы, кош рә­сем­нә­ре, ма­тур җыр­лар 5нче сый­ныф уку­чы­ла­рын­да бу­лып, алар­га 1нче урын би­рел­де.

«Та­би­гать­не сак­лыйк, як­лыйк» ди­гән те­ма­га ин­ша­лар да яз­дык. Иң ях­шы­сы дип Иль­ви­на Са­би­ро­ва­ны­кы та­ныл­ды. Ул 9нчы сый­ныф­та укый.

Ә мин ат­на­лык­ның иң ак­тив уку­чы­ла­ры рә­те­нә кер­дем. Шу­лай ук Дил­бәр Са­би­ро­ва, Ал­маз Габ­дул­лин, Ни­яз Са­ла­хов, Рөс­тәм За­ги­тов та иң ак­тив уку­чы исе­ме­нә ия бул­ды­лар.

Би­о­ло­гия ат­на­лы­гы без­гә бик тә оша­ды. Дус­лар, әй­дә­гез та­би­га­те­без­не сак­лыйк!

Иль­ви­на Са­би­ро­ва, Ак­та­ныш ра­йо­ны, Бо­га­ды мәк­тә­бе, 9нчы сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев