Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Президентка Яңа ел алдыннан яңа мюзикл төшерү тәкъдиме белән чыкты

Татарстан Президенты идеяне хуплады, ләкин авылдан шәһәргә күченүне генә түгел, ә шәһәрдән авылга кайту турында күрсәтү кирәклеген әйтте.

Җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка "Әйдә барыйк, кызлар карыйк!" дигән яшьләр мюзиклы төшерергә тәкъдим итте. Бу минутларда татар иҗади яшьләре белән очрашу "Шәрык клубы" татар театры тарихы интерактив мультимедиа комплексында уза.

"Ел саен Яңа ел алдыннан Россия телевидениесендә "Ирония судьбы или с легким паром" кинокомедиясен күрсәтәләр. Безнең "Әйдә барыйк, кызлар карыйк!" дигән яшьләр мюзиклын кую теләге бар. Сценарий буенча, шәһәргә авыл яшьләре, студентлар, эшчеләр килә, алар шәһәр мохитенә җайлашырга, үз урыннарын табарга, гаилә корырга омтыла", - диде Сәйдә Мөхәммәтҗанова.

Аның сүзләренчә, заманча яшьләргә шәһәр тормышының әхлагына күнегү җиңел бирелми, әмма оптимизм һәм милли кыйммәтләр өстен чыга. "Нәтиҗәдә, мәхәббәт, тугрылык, гаилә темалары өстен кала, бу хәзерге заманда аеруча актуаль", - дип белдерде.

Мюзиклның авторлары - танылган сәнгать эшлеклеләре: шагыйрь-драматург Разил Вәлиев һәм композитор Луиза Батыр-Болгари. "Без бу Яңа ел мюзиклының халык арасында яратып кабул ителәчәгенә ышанабыз һәм аның "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесендә күрсәтеләчәгенә өметләнәбез", - диде Сәйдә. 

Ул мюзиклны төшерү турында килешү төзелгәнен, хәзер матди яктан ярдәм кирәклеген әйтте. 

"Шәһәрдән авылга кайту турында сюжет күрсәтү кирәк шул, авылдан шәһәргә килүнең бернинди кыенлыгы юк, шәһәрдән кайту авыррак. Бәлки, ике төрлесен дә күрсәтеп, комбинация ясау кирәктер. Кызык тема, әзерләгез", - дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда татар яшьләре бердәм продюсерлык үзәген булдыру, күп кенә шрифтларга татар хәрефләрен кертү, яңа опера кую һәм башка мәсьәләләрне күтәрә.

Очрашуда Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов катнаша.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/saida-moxammatanova-prezidentka-yana-el-aldynnan-yana-myuzikl-kertu-takdime-belan-cykty-5853718

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев