Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Светофор» торты?!

Яр Чаллы шәһәре 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә «Гаиләбез белән юл йөрү кагыйдәләре өчен» шәһәркүләм гаилә бәйгесе узды. Анда төрле мәктәпләрдән 12 яшь юл инспекторының гаилә командасы катнашты. Унбер әни һәм... бер әти дә бар иде әле!

Ә сез беләсезме, дуслар, язның тәүге көннәрендә яшь юл инспекторлары берьюлы ике бәйрәм билгеләп үтә. 6нчы март - яшь юл инспекторлары хәрәкәтенең туган көне булса, 8нче март - кызлар-йолдызлар бәйрәме. Шушы матур тантаналар уңаеннан, Яр Чаллы шәһәре 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә "Гаиләбез белән юл йөрү кагыйдәләре өчен" дигән шәһәркүләм гаилә бәйгесе узды. Кызыклы танып белү уеннары аша юл иминлеге нигезләрен искә төшерү һәм өйрәнү максатыннан оештырылды ул. Анда төрле мәктәпләрдән 12 яшь юл инспекторының гаилә командасы катнашты. Унбер әни һәм... бер әти дә бар иде әле! 
Башта командалар җыр, шигырь, табышмаклар яңгыратып, үзләре белән таныштырдылар. Һәрберсе юл билгеләре һәм кагыйдәләре темасына торт, пирог, кекс, бутербродлар пешереп алып килде. "Зебра", "Светофор", "Кирпеч" тортлары күз явын алырлык әзерләнгән иде. Шулай ук катнашучылар яктылык кайтаручы элементлар кулланып иҗат ителгән кием дизайнын да күрсәттеләр. Викторина сорауларына да бик җитез һәм тапкыр җавап бирделәр. 
Уен нәтиҗәләре буенча һәр командага дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 57нче гимназиядән Зәкиева Гүзәл гаиләсе исә иң шәп команда дип табылды һәм җиңүче исеменә лаек булды.
Менә шундый бик күркәм һәм файдалы бәйрәм үтте, дуслар. Күңел дә ачты, белем дә туплады яшь инспекторлар. Иң мөһиме: әти-әниләрне һәм балаларны тагын да берләштерде бу гаилә уены. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев