Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Супер остаханә бу!

Сезгә J-GET дигән клуб турында сөйлим әле. Монда инженерлык остаханәсе бар.

Сәлам, дуслар! Минем сезгә үземнең яраткан клубым турында сөйлисем килде әле. Бу J-GET дигән клуб. Миңа калса, аның исеме Чаллыда күп кенә егеткә таныш. Монда инженерлык остаханәсе бар. Бу остаханә эшчәнләге Россия Федерациясе президенты гранты ярдәмендә алып барыла. Шуңа да мөмкинлекләребез күп. Без монда яңа технологияләр, җиһазлар белән танышабыз, күп нәрсәгә өйрәнәбез. Эш өч юнәлештә алып барыла. Беренчесе – лазер белән кисү. Монда, без – үсмерләр КОМПАС – 3Д программасы нигезендә лазер станогында эшләргә өйрәнәбез. 3Д модельләштерү дә бик кызыклы: 3Д принтер белән эшләргә өйрәнәбез. Өченче юнәлеш – электр схемаларны аңларга, аларны эретеп-ябыштырырга өйрәтә. Шәп бит!  Уку азагы да килеп җитте. Без читтән торып идарә итә торган вездеходлар ясадык. Тиздән аларны узышларда сынаячакбыз. Бу ярыш – J-GET Dakar дип атала. Узышларга барлык теләүчеләр килә ала.

Без быел «РУ-ИНЖИНИРИНГ» дигән предприятиедә кунакта булып кайттык. Анда станоклар операторы, конструктор, электрончы кебек белгечләр белән таныштык, аларның эшләре турында якыннан үз күзләребез белән күреп белдек.

Кыскасы, бик шәп безнең остаханәдә. Күп нәрсәләргә өйрәнәбез. J-GET ул тырыш, булдыклы, акыллы егетләр үстерә. Менә мин нәкъ шундый.

Илдар Исхаков, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия, 9В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев