Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Су анасы һәм Шүрәле балалар бакчасында кунакта

Әкиятнең үзеннән килеп кергәндәй, Су анасы һәм Шүрәле кебек геройларыбыз бәйгебезне тагын да җанландырып җибәрде.

Яр Чаллы шәһәре, 125нче “Затейниклар” балалар бакчасында бөек татар классигы Г. Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән традицион масштаблы иҗади шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгегә балалар бик җитди әзерләнделәр. Габдулла Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен татар һәм рус телләрендә сөйләделәр.“Су анасы”,”Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә” кебек әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Әкиятнең үзеннән килеп кергәндәй, Су анасы һәм Шүрәле кебек геройларыбыз бәйгебезне тагын да җанландырып җибәрде. Бәйгебезне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.

  Мондый матур чара баланың иҗади, танып белү потенциалын үстерергә, күзаллауны, игътибарны, хәтерне, зирәклекне, балаларның сөйләмен үстерергә, коллективны берләштерергә ярдәм итә.

   Шул исәптән, “Тукай әкиятләренә сәяхәт” дип исемләнгән рәсемнәр һәм кул эшләре буенча кызыклы иҗади конкурс та уздырылды. Балалар үзләренең әсәрләрендә укыган яки ишеткән әкиятләреннән алган тәэсирләрен чагылдыра алдылар. Белгечләр фикеренчә, нәкъ менә рәсем ясаганда, балалар яңа белемнәр ала, тирә-юнь дөньясын тирәнрәк аңлый. Иҗади процесс ярдәмендә алар визуаль күнекмәләргә ия булалар, аларны аңлы рәвештә кулланырга өйрәнәләр.

Эльвира Аширкаева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев