Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
Ачык ишек

Спас районы укучылары «Чиста яр» акциясендә катнашты

«Болгар» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар ял итүне яңа белем үзләштерү белән бәйләп алып баралар.

 

Җәйнең иң кызу чагы, димәк, балалар өчен иң шатлыклы вакыт – мәктәп каникулының да иң рәхәт чоры. Һәм аларның күбесе, «Болгар» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр кебек, ял итүне яңа белем үзләштерү белән бәйләп алып баралар.

Башта «Спас» заказнигы хезмәткәрләре балаларга заказникның үсемлек һәм хайваннар дөньясы турында сөйләделәр.

«Заказник флорасы 448 төр җепселле үсемлектән тора.

Аның территориясендә 7 төр амфибия, 5 төр сөйрәлүче, 114 оя коручы кош һәм 39 төр имезүче очрый.

Биредә сирәк һәм юкка чыгу хәлендә булган төрләр үсә һәм яши, мәсәлән, Себер ирисы, дару авраны, рус кояшсыманы, киң яфраклы йод үләне, кырпулы лалә, чиста ак төнбоек, йөзүче сальвиния, зур энә карагы, хризохлоа яфрак ашаучы, төнге копр, бакыр кәлтә, дала кара еланы, зур күлбога, зур ак челән, ысылдавык аккош, болын карчыгасы, аккойрык бөркет, бытбылдык , травник, су буе чатыр уты, зур улит, зур саз шөлдие, кара башлы акчарлак (хохотун), кечкенә акчарлак, кечкенә крачка (акчарлак), саз ябалагы, гади яр чыпчыгы, алтынсу корташар, соры каракош, яр песнәге һәм ас», – дип сөйли заказник белгече Любовь Мурзак.

Аннары балалар «Чиста яр» акциясендә катнаштылар. Перчаткалар һәм пакетлар белән коралланып, укучылар өлкәннәр белән бергә Идел елгасының яр буе территориясен чүп-чардан җыештырдылар. Берничә сәгать эшләп, алар аны пыяладан, пластиктан һәм башка көнкүреш калдыкларыннан чистарта алдылар.

«Әлеге акция ярны чистарту гына түгел, ә барлык кешеләргә табигатьне саклау никадәр мөһим икәнен искә төшерү өчен дә үткәрелә. Чөнки су акваториясе – илебезнең төп байлыкларының берсе. Без шәһәр халкын һәм кунакларны әйләнә-тирә мохиткә игътибарлырак булырга һәм чүп-чарны ял итү урынында калдырмаска, ә үзләре белән алып китәргә чакырабыз», – ди мәктәп укучылары.

Исегезгә төшерәбез: «Чиста яр» экологик акциясе сулык ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм саклау, шулай ук уңайлы ял итү өчен шартлар тудыру, җәмәгать активлыгын үстерү һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында үткәрелә.

https://ojm.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев