Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Сөйли торган» манара

Казан укучысы Тимур Рысаев «Мы вместе» премиясенең региональ этабында җиңү яулады.

Казан укучысы Тимур Рысаев «Мы вместе» премиясенең региональ этабында җиңү яулады. Тимур КФУ IT-лицееның 9нчы сыйныфында белем ала. Ул «Казан Кремленең аудио-тактиль комплексы» проектын эшләгән: 7 телдә «сөйләүче» Сөембикә манарасы моделен ясаган.

Бу комплекс начар күрүчеләргә һәм сукыр кешеләргә республикабыз башкаласының истәлекле урыны белән танышырга ярдәм итәргә тиеш. Егеткә бу идея сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәгә баргач килгән.

Бу проект өстендә ул 3 ел буе эшләгән. 

Тимур грант конкурсларында катнашырга һәм күрү буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үзе төзегән проектны кулланып чаралар үткәррергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев