Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сөйли торган автобус...

Ка­зан­да та­тар һәм рус тел­лә­рен­дә шә­һәр та­ри­хы ту­рын­да сөй­ли тор­ган ав­то­бус­лар йө­ри баш­ла­ды.

Пас­са­жир­лар урам исем­нә­ре, то­по­ним­нар, уни­каль урын­нар һәм шә­һәр­нең ланд­шаф­ты, парк, һәй­кәл­ләр, та­ри­хи би­на­лар ту­рын­да бе­лә ала­чак.

Са­лон эчен­дә ав­то­бус­та үз-үзең­не то­ту ка­гый­дә­лә­ре, транс­порт­та фай­да­ла­ну өчен ки­рәк­ле та­тар­ча фра­за­лар һәм алар­ның рус те­ле­нә тәр­җе­мә­се тәкъ­дим ите­лә. Ту­ла­ем ау­ди­о­гид­ны ав­то­бус­лар­да ур­наш­ты­рыл­ган QR-код аша мах­сус ре­сурс­та тың­лар­га мөм­кин бу­ла­чак.

Ау­ди­о­гид шә­һәр ту­рын­да­гы ле­ген­да­лар, ха­лык­ның го­реф-га­дәт­лә­ре, ва­кый­га­лар, ис­тә­лек­ле урын­нар, кы­зык­лы факт­лар, кү­ре­нек­ле шә­хес­ләр, со­ци­аль инф­раст­рук­ту­ра­ның мө­һим объ­ект­ла­ры һәм мә­дә­ни­ят уч­реж­де­ни­е­лә­ре ту­рын­да аз бил­ге­ле бул­ган мәгъ­лү­мат­ны үз эче­нә ала.

Про­ект бу ел­ның аза­гы­на ка­дәр дә­вам итә­чәк. Ау­ди­о­гид бер үк мәгъ­лү­мат­ны сөй­ләп туй­дыр­ма­сын өчен аны дүрт төр­ле ва­ри­ант­та яз­дыр­ган­нар.

Ав­то­бус­лар­ны рус­ча-та­тар кре­а­тив мәгъ­лү­ма­ти пла­кат­лар, Ка­зан­ның төп ис­тә­лек­ле урын­на­ры су­рәт­лән­гән рә­сем­нәр, яшь­ләр мем­на­ры бе­лән би­зә­гән­нәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев