Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Сөенеч» сезгә үзе килә

Түбән Кама шәһәрендәге «Сөенеч» курчак театры – күчмә театр, ягъни кая чакырсалар – шунда килеп, театр уйнап китә.

Сез курчак театры яратасызмы? Юк ла инде, баламыни без ул кадәр, дияргә ашыкмагыз. Кызык бит ул курчак театры! Гадәти театрлардан бер дә ким түгел. Түбән Кама шәһәрендәге «Сөенеч» курчак театры әле үзенчәлекле дә! Күчмә театр ул, мобильный, ягъни мәсәлән – алар кая чакырсагыз – шунда килеп, театр уйнап китә.

Театрның сәнгать җитәкчесе Вәсилә ханым Исмәгыйлева сөйләвенчә, быел аларның юбилей елы икән. Театр моннан биш ел элек оешкан. Шушы вакыт эчендә күпме уку йортларында чыгыш ясаган алар.

Темалар

Башта, билгеле, тема мәсьәләсен ачыкларга кирәк бит инде. «Сөенеч»ләр башта дуслык темасын сайлаган.  Аннары экология. Өченчесе – спортка багышланган интерактив музыкаль эстафета программасы. Кыскасы, әкият карап утыру – бер хәл, тамашачыга актерлар белән бергә (әллә киресенчәме соң?) уйнарга, биергә, җырларга туры килә. Сценарий карап утыру өчен генә төзелмәгән, хәрәкәтләнү, аралашу өчен әзерләнгән, ягъни мәсәлән. Театраль тамашадан соң, төрле конкурслар, күңелле концерт программасы...

Репетицияләр

– Репетицияләр Түбән Каманың «Ялкын» яшьләр клубында үтә, – дип сөйли сәнгать җитәкчесе Вәсилә ханым. – Декорация, костюмнарыбыз да шунда саклана. Зурлар составында 6 кеше. Музыкантлар, актерлар, декораторларыбыз – барысы да бар. Яшьләребез дә әкренләп барысына да өйрәнә. Сценарийлар яза, кичәләр алып бара, спектакльләрдә уйный.  

Яшь актерлар

Курчак театры артистлары, гадәттә, өлкәннәр була бит инде. Ә монда... яшь егетләр! Аяз Ногъманов һәм Салават Имамов театрга бер ел элек кенә килеп кушылган. Театр дөньясыннан ерак һөнәрләр сайласалар да, аларга иҗат өлкәсе бик ошый икән.

Салават:

– Без Аяз белән бер мәктәптә, бер сыйныфта укыдык. Чыгарылыш кичәбезне Вәсилә Исмәгыйлева алып барган иде. Кичә барышында безне күреп алып, үзенең театрына репетицияләргә чакырды. Бардык! Җитәкчебез безгә рольләр бирде, уйнап карарга тәкъдим итте.

Бүгенге көндә атнага ике тапкыр театр дәресләренә йөрибез. Малайларга-кызларга спектакльләр күрсәтәбез. Минем төп эшем – музыкаль бизәлеш куеп тору. Кайчакта башка эшләрне дә эшләргә туры килә (көлә).

Аяз:

– Без театрга роль уйнарга дип түгел, күңел ачарга киләбез. Җырларга да, гитарада уйнарга да, биергә дә туры килә. Ә рольләргә килгәндә, «Куян белән бүре дуслыгы» спектаклендә мин ерткыч бүрене уйныйм. Персонажым урманда адашып калган куянга дуслашырга тәкъдим итә. Һәм, көтелмәгән борылыш нәтиҗәсендә, аларның дуслыгы ныгый...

«Куян белән бүре дуслыгы» спектакленең бер өлешен миңа да күрергә насыйп булды. Персонажлар – зур йомшак уенчыклар. Алар сәхнәгә чыгуга, нәни тамашачыларда гына түгел, өлкән яшьтәгеләрнең күңелендә дә сөенеч хисләре туадыр. Афәрин!

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев