Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сирена тавышы гына яңгырап калды

Нәр­сә бул­га­нын тиз ге­нә аң­лап та бе­те­рә ал­ма­дык. Күз ачып йом­ган­чы ко­тыч­кыч хәл бул­ды...

Без – өч ма­лай шах­мат тү­гә­рә­ген­нән кай­тып ба­ра­быз. Кә­еф кү­тә­рен­ке, рә­хәт. Ал­да – җир ас­тын­нан уза тор­ган җәя­ү­ле­ләр юлы. Аңа ка­дәр та­гын бер юл уза­сы бар. Шул ва­кыт бер дус­ты­быз ни­гә­дер ал­га ашык­ты. Без­дән ал­дан­рак чы­га­сы кил­де­ме ин­де?! Нәр­сә бул­га­нын тиз ге­нә аң­лап та бе­те­рә ал­ма­дык. Күз ачып йом­ган­чы ко­тыч­кыч хәл бул­ды.

Ка­ян ки­леп чык­кан­дыр ул ма­ши­на? Дус­ты­быз юл­га йө­ге­реп чы­гу­га ма­ши­на­га бә­рел­де. Без кат­тык та кал­дык. Ниш­ләр­гә? Мин тиз­рәк әни­е­мә шал­ты­рат­тым, ул аның әни­се­нең но­ме­рын бе­лә, хә­бәр ит­сен дип.

Ма­ши­на шо­фе­ры, без җи­теш­кән­че, ашы­гыч яр­дәм­гә шал­ты­ра­тып өл­гер­де. Ул да бик ку­рык­кан иде. Ке­ше­ләр җы­е­ла баш­ла­ды. Озак та үт­мә­де си­ре­на­лар та­вы­шы ише­тел­де. Әни­се дә йө­ге­реп ки­леп җит­те. Әле дә ярый, дус­ты­быз исән-сау иде. Ма­ши­на бәр­дер­гәч, без аңа ти­яр­гә ку­рык­тык.

Ава­ри­я­гә оч­ра­ган ке­ше­не ашы­гыч яр­дәм ма­ши­на­сы ки­леп җит­кән­че кым­шат­мас­ка куш­кан­на­ры ис­тә кал­ган. Шу­ңа да янын­нан кит­ми­чә, сөй­ләш­те­реп тор­дык. Тиз­дән дус­ты­быз­ны «но­сил­ка­лар» бе­лән ма­ши­на­га сал­ды­лар да, ки­теп бар­ды­лар. Ко­лак­та шул си­ре­на та­вы­шы гы­на яң­гы­рап кал­ды.

Дус­ты­быз боль­ни­ца­да озак ят­ма­ды, тик бу хәл хә­зер дә күз ал­дын­да то­ра. Кай­чак ва­кыт­ны ки­ре­гә әй­лән­де­рә­се ки­лә. Шул ва­кыт­та, җи­ңен­нән бул­са да то­тып ка­лыр идем бит.

Соң­рак без кай­та тор­ган юл­да, те­ге «кур­кы­ныч» урын­да җәя­ү­ле­ләр өчен «зеб­ра» ясап куй­ды­лар. Аны яса­тыр өчен шул ава­ри­я­гә эләк­кән дус­тым­ның әни­се ты­рыш­кан.

Са­ла­ват Сә­ли­мов, Чал­лы шә­һә­ре, 19нчы мәк­тәп.


* Юлдан чыкканда, башыңны телефоннан күтәр, колакчыннарыңны сал. Игътибарлы бул!
* Автобусны арттан, трамвайны алдан әйләнеп узалар. Транспорт көткәндә юлның читенә үк килеп басма.

Ве­ло­си­пед­та йөр­гән­дә:

* Ве­ло­си­пед ва­тык бул­ма­сын. Ае­ру­ча тор­мо­зы­на игъ­ти­бар итәр­гә ки­рәк.

* Фа­ра­сы һәм як­ты­лык­ны ки­ре кай­та­ра тор­ган эле­мент­ла­ры бул­сын.

* Юл­ны ар­кы­лы чык­кан­да ве­ло­си­пед­тан тө­шәр­гә ки­рәк.

*Юл­ның уң ягын­нан йөр.

* Шлем да ки­яр­гә ки­рәк!

Све­то­фор

*Кы­зыл ут яна, ә ма­ши­на­лар юк. Бу оч­рак­та да юл­ны йө­ге­реп чы­гар­га яра­мый.

*Я­шел ут. Шун­да ук ат­лар­га ашык­ма. Як-ягы­ңа ка­ра! Ма­ши­на йөр­тү­че­ләр дә ка­гый­дә­не бо­зар­га мөм­кин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ярый исән калган инде