Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Синең чират» яшьләр форумында Татарстанның 7 районы турында фильм төшерәчәкләр

«Синең чират» форумы 19 августта Яшел Үзәндә старт ала.

 

19 - 30 август көннәрендә Татартанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшьләр өчен «Синең чират» (Твоя очередь) масштаблы форумы үтәчәк. Катнашучылар өчен интерактив, үстерүче һәм мәдәни блоклардан торган тыгыз программа әзерләнгән. 

"Синең чират" форумнар сериясе бөтен республика яшьләренә Татарстанда булдырылган барлык чаралар һәм мөмкинлекләр турында белергә ярдәм итә. Без барлык теләүчеләрне республиканың җиде шәһәрендәге мәйданчыкларыбызга чакырабыз", - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Һәр шәһәрдә чаралар өч блокта узачак:
— 12.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр күргәзмәләр, мастер-класслар, фотосессияләр, карьера консультацияләре һәм татар маркеты оештырылачак;
— 12.30 дан 18.00 гә кадәр барлык теләүчеләр өчен ачык программа, ә яшьләр белән эшләү буенча белгечләр өчен тренинг программасы һәм практикум узачак.;
— 18.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ачык мәдәни программа барышында татар диджейлары авторлык программасы белән чыгыш ясаячак.

Үстерү программасы кысаларында хакатон узачак, анда катнашучылар районнар турында булачак фильмнар өчен сценарийлар эшләячәк. Республика районнары турындагы җиде кыска метражлы документаль фильм һәр районның үзенчәлеген кешеләре һәм вакыйгалары, архитектура һәм сәнгать, тарих һәм легендалар, табигый урыннар һәм үзенчәлекләр, һөнәрләр һәм осталар турында була. Бу фильмнар «Синең чират» форумнары нәтиҗәсе булып торачак.

«Синең чират» форумы 19 августта Яшел Үзәндә старт ала һәм алга таба 21 августта Буада, 23 августта Бөгелмәдә, 24 августта Чаллыда, 26 августта Түбән Камада, 28 августта Чистайда, 30 августта Казанда дәвам итәчәк.

Форумга күрше районнардан да яшьләр чакырыла. Форумга керү барлык теләүчеләр өчен дә ачык, рәсми рәвештә теркәлү сайтта. Үткәрү урыннарын проект сайтында белергә була.

«Синең чират» форумы «Мәгариф» милли проектының «Яшьләр өчен Регион» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев