Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Син журналист була аласыңмы?

Һәр­бер пункт­ка ка­ра­та «ә­йе» йә «юк» дип җа­вап би­рер­гә ки­рәк. Һәр­бер «ә­йе» җа­ва­бы өчен үзе­ңә бер балл язып куй.

1. Һәр­көн ин­тер­нет­тан яңа­лык­лар укып ба­рам

2. Ми­не со­ци­аль га­дел­сез­лек, хай­ван­нар­га ка­ра­та мәр­хә­мәт­сез­лек һәм җәм­гы­ять­нең баш­ка проб­ле­ма­ла­ры бор­чый.

3. Та­тар те­лен­нән һәм әдә­би­я­тын­нан гел «4-5»кә ге­нә укыйм.

4 «Кө­меш кың­гы­рау»­га яз­ма­лар җи­бәр­гә­нем бар.

5. Фо­то­га һәм ви­де­о­га тө­ше­рер­гә яра­там

6. СМС яз­ган­чы шал­ты­ра­там.

7. Сый­ныф­та бе­рәр проб­ле­ма ту­са, би­та­раф ка­ла ал­мыйм. Ни­гә бо­лай бул­га­нын ачык­лыйм, хәл итәр­гә ты­ры­шам.

8. Яңа та­ныш­лар бе­лән ур­так тел­не тиз та­бам.

9. Ки­тап, га­зе­та-жур­нал­лар укыр­га яра­там.

10. Мин үзем­не фо­то­га һәм ви­де­о­га тө­ше­рер­гә яра­там

11. Ким ди­гән­дә дүрт жур­на­лист­ның исе­мен атый алам.

12. Күп ва­кы­тым­ны со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә уз­ды­рам

13. Сә­я­хәт итәр­гә яра­там. Яңа урын­нар­да бу­лу ошый.

14. Бе­рәр ва­кый­га яки ча­ра ту­рын­да язып, «Кө­меш кың­гы­рау»­га җи­бә­рер­гә ки­рәк ди­сә­ләр, тиз ара­да баш­ка­рам.

15. Бер тап­кыр бул­са да хи­кәя, әки­ят язып кара­га­ным бул­ды.

16. Көн­дә­лек алып бар­га­ным бар.

17. Үзе­мә ка­ра­та тән­кыйть­не җи­ңел ка­бул итәм.

18. Төр­ле хәл­ләр ту­рын­да сөй­ләр­гә, бе­рәр ва­кый­га ту­рын­да баш­ка­лар­га аң­ла­тыр­га яра­там.

Нә­ти­җә:

12-18 балл. Син әзер жур­на­лист. Бу эш си­ңа ошар­га ти­еш, һәм син, һич­шик­сез, уңыш­ка ире­шә­чәк­сең. Язу­ың­нан тук­та­ма, ир­тә­гә үк «Кө­меш кың­гы­рау» поч­та­сы­на яңа яз­маң­ны юл­ла. Ул төр­ле те­ма­га бу­лыр­га мөм­кин. Җәй­ге ял, ярат­кан йорт хай­ва­ны, мәк­тәп тор­мы­шы һәм баш­ка­лар.

6-11 балл.

Жур­на­лис­ти­ка­га ом­ты­лы­шың бар, әм­ма кай­ва­кыт бу өл­кә­дә си­ңа авыр­рак бу­ла­чак. Шу­лай да, жур­на­лист бу­лыр­га хы­ял­ла­на­сың икән, күб­рәк ки­тап­лар укы, төр­ле ва­кый­га­лар ту­рын­да язып ка­ра. Көз­ге кар­шы­на ба­сып бе­рәр яңа­лык сөй­ләп ка­ра.

 

0-5 балл. Си­ңа баш­ка һө­нәрләр ту­рын­да да уй­ла­ныр­га ки­рәк­тер. Ә шу­лай да бу нә­ти­җә­не кү­ңе­ле­ңә якын алыр­га ки­рәк­ми. Бу бит тест кы­на.

Әй­дә, без­нең ко­ман­да­га!

Дус­тым, без­нең Ват­сап­та­гы «яшь хә­бәр­че­ләр» төр­ке­ме­нә рә­хим ит! Ан­да иҗат итәр­гә яра­ту­чы 100дән ар­тык яшь­тә­шең ара­ла­шып, яңа­лык­лар бе­лән ур­так­ла­шып то­ра. Төр­кем­гә ке­рү өчен без­нең поч­та­га те­ле­фон но­ме­рың­ны һәм исе­мең­не язып җи­бәр. «Кө­меш кың­гы­рау» ко­ман­да­сы­на ку­шыл!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев