Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Шимбә көн ял: кирәкме-юкмы?

Бүген мәктәпләрдә биш көн укыту турында сүз алып баралар. Без бу яңалыкка карата хәбәрчеләребез фикерен белештек.

Бүген мәктәпләрдә биш көн укыту турында сүз алып баралар. Ягъни мәктәп укучыларына да шимбә-якшәмбе — ике көн ял итү бәхете тәтергә мөмкин. Аның каравы, башка көннәрдә дәресләр саны артачак, диләр. Без бу яңалыкка карата хәбәрчеләребез фикерен белештек.

Азалия Сабитова:

Дөресен әйткәндә, бу хәбәрне әле беренче тапкыр гына ишетәм. Биш көн уку бик яхшы булыр иде инде ул. Тик менә калган көннәрен нишләтерләр икән, билгесез. Дәресләр болай да күп бит, күбесенчә 7 сәгать укыйбыз. Әле монда түгәрәкләр саналмый. Хәер, аларга вакыт та калмас иде, ничек бар, шулай калса әйбәтрәк булыр дип уйлыйм.

Сәид Шәрифуллин:

Бу хәбәрне күптән ишеттем инде. Безнең көн саен 6-7 дәрес, тагын берне өстәгәннән, әллә ни булмас, дип уйлыйм. Шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булырга тиеш, чөнки 7-11 класслар атна эчендә бик нык арыйлар, аларга ял кирәк.

Азалия Мифтахова:

Безнең үзебездә көн саен диярлек 7-8 дәрес. Шимбә көнне укуны бетерсәләр, ул көннең дәресләрен сыйдырып бетереп булмас ул атнаның биш көненә. Атна ахырына ардырта, әлбәттә, тик алты көнлек уку булса, әлегә яхшырак дип саныйм.

Нәфисә Шәяхмәтова:

— 6 дәрестән соң да хәлдән таеп кайтабыз. Ә, мәсәлән, 8 дәрестән соң гел бетеш булыр иде. Шуның өчен мин шимбә көнне дә укыйм, бер сүз дә әйтмичә.

Ләйлә Нуриева:

— Без болай да көн саен 7шәр дәрес укыйбыз, шуңа күрә шимбә ял бер дә комачауламас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев