Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Шигырь яратучы малай

Без сезгә бер шигырь яратучы малай турында язарга булдык әле. Бәлки арагызда бу матур малайны инде танучылар да булыр.

Альмир безнең Теләче районы Олы Мишә урта гомум белем бирү мәктәбенең  мәктәпкәчә төркеменә йөри. Ул күпләрне шигырьләрне оста, сәнгатьле сөйләве белән  үзенә җәлеп итә. Быел ул мәктәбебезнең әзерлек төркеменә йөрде.  Күпсанлы бәйгеләрдә уңышлы гына чыгыш ясап, күпләрне шаккатырды дип әйтергә була.  Кечкенәдән үк Муса Җәлил укулары, Г. Тукай иҗатына багышланган әдәби бәйрәмнәрдә катнашып килде. 2019 елда “Көмеш кыңгырау” һәм “Шаян ТВ” сине эзли!” бәйгесендә  дә диплом белән бүләкләнгән иде.  Быелгы уку елында  Альмирга районыбызның иң оста шигырь укучылары  белән беррәттән  сәхнәдә берничә тапкыр чыгыш ясарга туры килде. “Тик сау булса гына туган телең, син үзең бар һәм бар синең илең” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә катнашып, тамашачылар күңелен яулады. Малай елдан-ел остара бара. Март аенда безнең Альмир  “Язык – душа народа” Бөтенроссия дистанцион нәфис сүз бәйгесендә катнашты.  Бәйгенең максаты – туган якка мәхәббәт тәрбияләү, шигырьләр укыганда сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, туган телдә иң яхшы шигырь укучыларны ачыклау иде.  Альмир мәктәпкәчә балалар арасында «Декламация» (сәнгатьле сөйләм) номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булды. Альмирның хыялы – тизрәк мәктәпкә укырга керү. Анда яхшы билгеләргә генә уку. Ул  инде  укый, егерме эчендә күңелдән куша-ала. Гомумән ул һәрьяклап сәләтле бала. Без аңа алга таба да иҗади һәм укуында уңышлар теләп калабыз. 

Дамира Миннебаева, Теләче районы Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев