Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Шомбай-fest» курчак театры фестиваленең лауреатлары билгеле

Казанның «Әкият» курчак театрында «Шомбай-fest» IV халыкара курчак театры фестиваленең лауреатлары игълан ителде. Лауреатларга дипломнарны жюри әгъзалары тапшырды.

Фестиваль программасы буенча «Әкият» курчак театрының ике залында һәм театр алдындагы мәйданчыкта алты көн дәвамында күрсәтелгән спектакльләр арасынннан мәртәбәле жюри иң яхшы спектакльләрен сайлап алган.

Иң яхшы эпизодик роль – Ольга Сидоренко, Ханты-Манси курчак театрының «Снежная королева. История Герды» спектаклендә Разбойница роле өчен.

Иң яхшы актер эше – Андрей Нечаев, Мәскәүнең Образцов исемендәге дәүләт академия театрының «Снеговик» спектакле өчен.

Иң яхшы актерлар ансамбле – Дмитрий Ковдя, Роман Сопко һәм Антон Черепанов өчлеге, Саратов курчак театраның «Клочки по закоулочкам» спектакле өчен.

Иң яхшы музыкаль бизәлеш – Олег Бабич, Новосибирск өлкә курчак театраның «Королева красоты из линейна» спектакленә язылган музыкасы өчен.

Иң яхшы рәссам эше – Денис Токарев, «Чаллы курчак театраның «Кроткая» спектакле өчен.

Иң яхшы режиссер эше – Борис Константинов, Рязань курчак театраның Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Пегий пес, бегущий краем моря» спектакле өчен.

Иң яхшы спектакль – Тольятти курчак театрының «Повесть временных лет» спектакле.

«Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестиваленең мәдәни күзәтчеләре коллегиясе «Балалар өчен иң яхшы курчак театры спектакле» итеп Саратов курчак театрының «Клочки по закоулочкам» әкиятен сайлады. Григорий Остер пьесасы буенча куелган «Клочки по закоулочкам» спектакле «Төлке һәм куян» рус халык әкияте буенча язылган. Ул төлке өеннән куып чыгарган куянның гаделлек эзләве турында. «Дөньяда гаделлек теләгән кадәр түгел, ә булдыра алган кадәр булачак», – ди әкият геройлары. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sombai-fest-kurcak-teatry-festivalenen-laureatlary-bilgele-5856598

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев