Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесендә Теләче районы Баландыш мәктәбе укучысы җиңде

«Казан утлары» журналы «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде.

«Казан утлары» журналының «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» әдәби бәйгесе 2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан оештырылып, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.

Бәйгенең максатлары, бурычлары һәм нәтиҗәләре белән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин таныштырды. Ул бу темага бик икеләнеп алынуларын, беренче укытучыны сагынуга кайтып калган күңелсез әсәрләр килмәсме дип борчылуларын яшермәде.

«Без бу конкурс белән укытучыны хөрмәтли, мәгариф системасындагы проблемаларны яктырта алдык. Димәк, без максатыбызга ирешкәнбез. Күркәм традиция алга таба да дәвам итсен иде - укучыларның игътибарын җәлеп итә торган милли темаларыбыз әле бик күп», - диде ул сүзен йомгаклап.

Конкурска килгән әсәрләргә мисал буларак, Гөлүсә Батталованың «Чыра» хикәясеннән өзек яңгырады. Әтнә районы, Күәм авылының 5 нче сыйныф укучысы Аяз Батталов «Телимме мин укытучы булырга?» дип аталган шигырен укырга махсус чакырылган иде.

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенең мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр:

  • 1 урын. Назлыгөл Гайнетдинова. «Укытучыма мәдхия». Теләче, Баландыш мәктәбе, 9 нчы сыйныф.
  • 2 урын. Рәдиф Миңнеханов. «Сез иң гүзәл кеше икәнсез». Мамадыш, Усәли, 5 нче сыйныф.
  • 3 урын. Әмир Фәрхуллин. «Укучының хәлен аңлыйсың». Мамадыш Җәнлек совхозы, 11 нче сыйныф.

Кызыксындыру бүләге:

  • Раил Мәрданов. «Укытучыма». Балтач районы, Норма, 5 нче сыйныф.
  • Камилә Демидова. «Укытучыма». Яр Чаллы, 37 нче мәктәп, 9 нчы сыйныф.
  • Аяз Батталов. «Телимме мин укытучы булырга?». Әтнә районы, Күәм, 5 нче сыйныф.

Җиңүчеләргә акчалата премияләр тапшырылды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев