Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Шәвәлиев һәм яшь «профессорлар»

Күптән түгел без Актаныш районындагы беренче мәктәптә булдык. Монда Илгизәр Шәвәлиев исемендәге фәнни-гамәли конференция узды.

Сезнең каршыгызда — кызлар-йолдызлар. Алар Актанышның беренче мәктәбе укучылары. Риана Шәймарданова, Зөһрә Гафурова, Рүзилә Самированың чыгышлары бик ошады безгә. Җырларының беренче ноталарыннан ук сокланып тыңлап утырдык. Сәхнәдән төшүгә без аларны фотоаппаратлар тотып уратып алган идек инде. «Көмеш кыңгырау» шундый ул: бер сәләтле баланы да «ычкындырмый». Конференция кунакларына да бик ошады алар. Тукта, нинди йолдызлар да, нинди конференция дисезме?! Әйдә, яңа баштан сөйлим. 

Икеле куймагыз!

Күптән түгел без Актаныш районындагы беренче мәктәптә булдык. Монда Илгизәр Шәвәлиев исемендәге фәнни-гамәли конференция узды. Ул «Остазлардан калган яктылык» дип аталган иде. Нигә Илгизәр Шәвәлиев исемендәме? Чөнки ул бик озак еллар буе 1нче мәктәпнең директоры булган, һәм бар гомерен белем бирүгә багышлаган. Конференциягә ул үзе дә хөрмәтле кунак булып килде. Ул бик дулкынланып:
«Укытучылар, балаларны ачуланмагыз, икеле куймагыз, аларны аңларга тырышыгыз», — диде. Чарада аның тормыш иптәше Рәйсәлә апа да булды. Ул да гомере буе укытучы булып эшләгән, рус теле һәм әдәбиятын укыткан. 

Телемост аша

Конференциядә 100дән артык бала катнашырга теләк белдергән. Мондый чарадан «Көмеш кыңгырау» читтә кала алмады, билгеле. Балалар кайда — без шунда!

— Конференциядә Татарстаныбызның һәм башка төбәкләрнең төрле районнарыннан катнашучылар бар. Килә алмаганнар телемост элемтәсе аркылы чарабызга кушылды. Сарман, Азнакай, Нурлат, Алексеевск якларыннан, Башкортстаннан эшләр кабул иттек, — диде мәктәп директоры Альберт Мансуров.

Конференциянең гамәли өлешенә күчкәнче бик күп матур концерт номерлары карадык, балаларның һәм укытучыларның сәнгатьле итеп сөйләгән шиггырьләрен тыңладык. «Тургай» вокаль ансамбле аеруча хәтергә кереп калды. «Карлыгачлар төбәге» дигән матур җыр башкардылар алар. 

Докладлар, видеороликлар

Исеменнән үк күренгәнчә, конференция укытучыларга, мәктәп тарихына багышланган иде. Укучыларның чыгышлары өч юнәлештә тыңланылды. «Алтын — җирдән, галим илдән чыга», «Мәктәп ул — тарих һәм хәтер» бүлекләрендә укучылар фәнни докладлары белән чыгыш ясадылар. Ә «2023 ел — Милли һәм мәдәни традицияләр елы» бүлегендә жюрига видеороликлар күрсәтелде. 

Күренеп тора, балалар бик күп эзләнү эшләре алып барганнар. Төрле алымнар кулланганнар. Алар мәктәпләре, анда укыткан укытучылар, директорлары турында бай мәгълүмат туплаганнар. Хәзер инде лаеклы ялда булган укытучылар белән видеоәңгәмәләр дә корганнар, амбар дәфтәрләрен дә актарганнар. Һәрберсенең докладын китап итеп бастырырлык. Ә сөйләүләре, профессор лекция укый диярсең. 

Иң кыены

Беләсезме безгә нәрсә авыр булды? Укучыларны бәяләү. Шушы кадәр көч куелган эшләргә ничек битараф каласың, ди. Кунак булып килгәч, "Көмеш кыңгырау«ны җюрига чакырдылар, билгеле. «Мәктәп ул — тарих һәм хәтер» бүлегендә балаларның докладларын бәяләргә туры килде. Афәрин, укучылар барысы да тырышканнар. Безгә аеруча, Пучы мәктәбе, Аккүз мәктәбе, Актаныштагы 1нче һәм 2нче мәктәп укучылары чыгышлары ошады. 
Конференциянең гамәли өлеше тәмамлангач, актлар залына җыелдык. Монда иң тантаналы минутлар: җиңүчеләрне билгеләү. Һәр бүлектә чыгыш ясаган балалар 1, 2, 3 нче урыннар, лауреат һәм катнашучы Дипломнары белән бүләкләнделәр. 

Йомгаклау сүзендә мәктәп директоры Альберт Мансуров болай диде:
— Балалар, бу сезнең беренче һәм бик төпле фәнни эшләрегез. Барыгыз да тырышкансыз, ныклап әзерләнгәнсез. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын, сезгә! Бу эшләрегез белән мәктәбегезне, укытучыларны зурладыгыз. Үскәч, үзегезне дә зурласыннар!

Кроссворд 

Кыскасы, Актанышның 1нче мәктәбендә бик ошады безгә. Башлангыч сыйныфлар белән очрашу да уздырып алдык. Бик үткен булып чыктылар алар. Газетабызда басылган кроссвордны чишәргә тотынгач, дөрес җавапларны яңгыратып кына тордылар. Араларында шигырь язып караучылар да, әкият язучылар да бар икән. Рәсем ясарга яратучылар да шактый. Без аларның иҗатларын көтеп калабыз.
Тагын да сөенечлесе, бу сәяхәттән ватсаптагы актив хәбәрчеләребез төркеменә ике укучы өстәлде, берсе КВНчы, берсе тарих белән кызыксына. Хәер, алар турында без әле язачакбыз!

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев