Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Саумы, Казан!» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

Җиңүчеләр 30 октябрьгә кадәр игълан ителәчәк.

Декоратив-гамәли сәнгать осталары арасында уздырылучы «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» бәйгесенә гаризалар җибәрү өчен бер айдан азрак вакыт калып бара. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк профессиональ осталар декоратив-гамәли сәнгатьнең дүрт юнәлеше: күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү буенча катнаша ала. Игътибар үзәгендә – борынгы Казан мифлары һәм риваятьләре.

❗Бәйгедә катнашу өчен 2024 елның 20 августына кадәр (гаризалар кабул итү һәм җиңүчеләрне билгеләү вакыты кичектерелде) saumykazan@mail.ru электрон адресына гариза юлларга кирәк.

Онлайн сайлап алу турыннан соң, икенче этапка узган конкурс эшләрен кабул итү оештырылачак. Җиңүчеләр 30 октябрьгә кадәр игълан ителәчәк. Бәйгенең нәтиҗәсе буларак күргәзмә уздыру һәм буклет чыгару планлаштырыла.

Чыганак https://vk.com/millikznru?w=wall-211631178_714

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев