Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Саубул, мәктәп! Исәнме, җәй!

Җәйне ничек озакка сузарга һәм кызыклы итеп уздырырга?

Бу көннәрдә кәеф шәп инде безнең. Чыннан да шәп! Чөнки елның иң-иң матур ел фасылына аяк бастык бит, ямьле җәйгә.

 

Икенче шатлыгыбыз – без мәктәп белән саубуллашабыз. Чыгарылыш сыйныф укучылары гелгә саубуллаша, әлбәттә, башкалар – өч айга. Бер карасаң – бик күп кебек инде ул өч ай, икенче карасаң – шулкадәр тиз үтеп китә. Аны ничегрәк озакка сузарга икән?

 

Көн дә бер кызык уйлап табарга кирәк, диләр психологлар. Шуңа күрә алдан планлаштырырга кирәк икән, җәй башында ук.

 

Июньнең бересеннән, әйтик, безне лагерь көтәргә мөмкин, икенче яртысында – әбиләргә кунакка кайтырга була. Акча эшләп алуны да алдан ук планга кертеп куегыз. Казанга йә Мәскәүгә сәяхәт кылып кайтуны да.

 

Һәм, иң мөһиме – безнең Вконтакте төркемендә барган «Җәйгә – лайк» бәйгесендә катнашырга онытмагыз. Димәк, башладык! 

 

Бәйге хакында тулырак http://chelny-rt.ru/news/bygelr/aiga-laik-kuiabyzmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев