Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Шәрык клубы җәйге каникулларны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә чакыра

19-30 июнь көннәрендә «КЕЧТҮК» балалар өчен театраль мастер-класслар узачак.

Шәрык клубы Галиәсгар Камал ис. татар дәүләт Академия театры белән берлектә "КЕЧТҮК" балалар өчен театраль мастер-классларга язылуны ачык дип игълан итә.

Мастер-класслар 19-30 июнь көннәрендә узачак. Катнашучыларны сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, бию буенча дәресләр көтә. Катнашу өчен конкурс һәм сынаулар юк.

Дәресләрне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, Татарстанның атказанган артисты Ришат Ахмадуллин һәм актер Артур Шайдуллин алып барачак.

Мастер-класслар татар телендә бара.

Сораулар буенча: 89393061812 - Таңсылу 89375853150 - Гөлдания (843) 200 12 37


https://t.me/klubsharyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев