Шәриф Камал премиясенә 14–35 яшьтәге авторлардан проза әсәрләре, тәрҗемәләр һәм комикслар кабул ителә.
Гаризаларны 10нчы декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырыла. Барысы 12 премия тапшырылачак. Һәр премиянең күләме — 75 мең сум.
Быел премиянең номинацияләре артты:
- «Шәриф Камал. Проза» — татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләре (күләме 20 000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40 000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) ;
- «Шәриф Камал. Тәрҗемә» — Шәриф Камалның «Әүвәл-әүвәл заманда» хикәясенең инглиз, гарәп, яки төрек телләренә тәрҗемәсе;
- «Замандаш. Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр прозасы» — балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган проза әсәрләре (күләме 20 000 тамгага кадәр хикәя яки әдәби әкият; күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть);
- «Замандаш. Галиәсгар Камал. Комикс» — яшүсмерләр өчен иҗат ителгән комикс; сюжеты әдәби әсәр яки әкият нигезендә корылган булырга да мөмкин.
Нигезләмә һәм тулырак мәгълүмат: yort.tatar/award
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев