Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә эшләр кабул ителә
Ачык ишек

Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә эшләр кабул ителә

Премиягә 14-30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә ала.

 

Эшләрне 2024 елның 19 маена кадәр җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә «Идел» журналы сайты.

Премиягә 14-30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә ала. Һәр премиянең күләме – 50 000 сум.

Проза юнәлешендә күләме 20000 тамгадан артмаган хикәя яки новеллалар, яисә күләме 40000 тамгадан артмаган повесть яисә «нон-фикшн» стилендәге проза әсәрләре кабул ителә.

Тәрҗемә юнәлешендә 2024 елда Шәриф Камалның «Ике яхшы» хикәясенең инглиз, алман яисә төрек теленә тәрҗемәләре кабул ителә. Әсәр тексты сылтамада беркетелгән. 


Нет комментариев