Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Шәриф Камал әдәби премиясе лауреатлары билгеле булды

Быел лауреатларның саны арткан.

 

2022 ел нәтиҗәләре буенча Шәриф Камал әдәби премиясе лауреатлары игълан ителде. Быел лауреатларның саны арткан.
«Шәриф Камал әдәби премиясе министрлык өчен бик мөһим проект. Быел лауреатлар саны арта - без 2 иң яхшы тәрҗемәчене һәм 2 яхшы прозаикны бүләклибез», - диде лауреатларны котларга килгән мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Бу залда яшь йөзләрне күрү минем өчен һәрвакыт шатлыклы. Димәк, Шәриф Камал исеме генә түгел, аның эше дә - тулы бер әдәби традиция яшәвен дәвам итә. Сезнең белән милли әдәбият яшәячәк һәм үсәчәк», диде ул катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел бәйгегә 32 проза әсәре һәм 11 тәрҗемә әсәре килгән. Аларның һәммәсенә махсус дипломнар һәм Татар китабы йорты бүләкләре тапшырылды.

«Сәнгати тәрҗемә» номинациясендә Шәриф Камалның «Ата» әсәрен тәрҗемә итеп, Марат Гыйльметдинов һәм Ралия Зәйнуллина җиңеп чыкты. Җиңүчеләрне КФУның халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина котлады.

«Проза» номинациясендә Светлана МөхәммәдиеваГөлназ Əхмәдиева җиңде. Яшь язучыларны Татарстанның халык шагыйре, бәйгенең жюри рәисе Разил Вәлиев котлады. Ул быел бәйгегә килгән әсәрләрнең сыйфаты үсүен билгеләп үтте. 

Быел Кариев театры Шәриф Камал бәйгесенең махсус премиясен булдырган. Махсус премия белән Ильяс Хаҗиев бүләкләнде.

Лауреатларны Шәриф Камалның оныкчыгы Айрат Байгильдиев Татар китабы йортының музей өлеше урнашкан икенче катына озатты. Традиция буенча алар Татар китабы йорты истәлекләр китабында Шәриф Камал каләме белән имза калдырдылар.

Рузилә Мөхәммәтова.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев