Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Шәп велик

Язилә Галләмова шигыре.

Без – өч малай. Безгә бабай

Бүләк итте шәп велик!

Мондый великларда бер дә

Йөргән юк иде элек.

 

Велик, велик, велосипед,

Туймыйм синнән һич кенә!

Көне буе синең белән,

Аерылам кич кенә...

 

Великларда, тезелешеп,

Урамнардан үтәбез.

Кышлар килгәч, ашкынышып,

Җәй җитүен көтәбез.

 

Юабыз да, майлыйбыз да,

Пычранса да чак кына.

Бабакай әйтә: «Юлларда

Йөрегез тик сак кына!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев