Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Шәп очрашулар» циклыннан...

Бу юлы без Ма­ма­дыш ра­йо­ны Ке­че Сон төп мәк­тә­бе­нә юл тот­тык. Биредә балалар тирән белем һәм тәрбия ала. Олимпиада-ярышларда актив катнаша һәм җиңүләр яулый, төрле конкурсларда беренчелекне бирми.

«Кө­меш кың­гы­рау»­ның дус­ла­ры төр­ле шә­һәр-ра­йон­нар­га та­рал­ган. Һәм без, алар бе­лән та­гын да якын­нан­рак та­ны­шу ни­я­тен­нән, мәк­тәп­ләр­гә оч­ра­шу­лар­га йө­ри­без. Ан­дый миз­гел­ләр кү­ңел­ләр­дә һәр­чак җы­лы эз кал­ды­ра. Чи­рат­та­гы кү­ре­шү дә нәкъ шун­дый­лар­ның бер­се бул­ды. Бу юлы без Ма­ма­дыш ра­йо­ны Ке­че Сон төп мәк­тә­бе­нә юл тот­тык. Би­ре­дә «К­ласс­ные вст­ре­чи» бө­тен­рос­сия ба­ла­лар һәм яшь­ләр хә­рә­кә­те про­ек­ты кы­са­ла­рын­да уку­чы­лар­ны кы­зык­лы  һө­нәр ия­лә­ре бе­лән та­ныш­ты­ра­лар икән. Ми­не дә шун­дый кы­зык­лы һө­нәр ия­лә­ре­нең бер­се дип тап­кан­нар. Ә нәр­сә, жур­на­лист – чын­нан да кы­зык­лы, шәп һө­нәр бит ин­де ул!

Әле­ге мәк­тәп 9 ел­лык һәм ан­да 20 ба­ла бе­лем ала. Уз­ган ел мон­да ре­монт эш­лә­ре бул­ган. Ә хә­зер ин­де би­на шә­һәр мәк­тәп­лә­рен­нән бер дә ким тү­гел.

Мәк­тәп ди­рек­то­ры Тән­зи­лә ха­ным Сәй­фул­ли­на сөй­лә­ве­нә ка­ра­ган­да, бу уку йор­ты бик кы­зык­лы тор­мыш бе­лән яши. Олим­пи­а­да-ярыш­лар­да ак­тив кат­на­ша­лар, җи­ңү­ләр яу­лый­лар. Нур­зи­лә Сә­лә­хо­ва, Ка­ми­лә Ха­би­бул­лина һәм Рә­ми­лә Әү­хә­ди­е­ва, мә­сә­лән, та­тар те­лен­нән ра­йон­кү­ләм олим­пи­а­да җи­ңү­че­лә­ре. Йо­сыф Га­лиул­лин, Са­ла­ват Йо­сы­пов, Рә­сил Нигъ­ма­тул­лин­нар – чын спорт­чы­лар. Алар­ның во­лей­бол, йө­ге­рү һәм хок­кей бу­ен­ча ал­ган гра­мо­та-ме­даль­лә­ре са­нап бе­тер­ге­сез. Ка­мил Хабибуллин ку­рай­да ос­та уй­ный, Гү­зәл Мө­хәм­мәт­җа­но­ва бик ма­тур җыр­лый. Мәк­тәп­кү­ләм ча­ра­лар алар­дан баш­ка үт­ми. Уку­чы­лар ра­йон­да уз­ган мә­дә­ни оч­ра­шу­лар­дан да чит­тә кал­мый­лар. Күп­тән тү­гел Ке­че Сон мә­дә­ни­ят йор­тын­да эш­ләп ки­лү­че ба­ла­лар те­атр кол­лек­ти­вы Ама­нул­ла­ның «Мак­тан­чык әтәч» әки­ят-пь­е­са­сын ра­йон мә­дә­ни­ят йор­тын­да сәх­нә­ләш­тер­гән. Кыс­ка­сы, мәк­тәп гөр­ли.

Оч­ра­шу бик кү­ңел­ле уз­ды. Мин уку­чы­лар­га «Кө­меш кың­гы­рау» һәм, әл­бәт­тә, жур­на­лист һө­нә­ре ту­рын­да сөй­лә­дем. Ма­лай­лар-кыз­лар әл­лә ни­ка­дәр со­рау­лар бир­де­ләр. Ши­гырь­ләр, хи­кә­я­ләр язу­чы уку­чы­лар да җи­тәр­лек икән. Ал­га та­ба да элем­тә­ләр югал­ма­сын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев