Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сәнгатькә гашыйк мәктәп

Чаллының 39нчы мәктәбенә алты гына яшь әле. Шулай да үзенең милли җанлы һәм сәнгатькә гашыйк булуы белән танылырга өлгерде ул.

Укучылар сынатмыйлар, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешәләр, фән олимпиадаларында да алдынгы урыннар яулыйлар. Былтыр татар теленнән «ОГЭ»ны 7 бала биргән, быел 11 бала сайлаган. 15 укучы татар теле буенча олимпиадада җиңүче һәм призер булган.

«Без татар телен укучылар арасында популярлаштыруны максат итеп куябыз», – диде мәктәп директоры Илһам Ирек улы Төхфәтуллин.

Әмма татар телен өйрәнү һәм үстерү дәресләр, фәнни конференцияләр белән генә чикләнми. Мәктәптә күптөрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаган бию һәм театр студияләре, курчак театры түгәрәге дә бар.

Югары сыйныф укучыларының татар театр төркеме уңышлы эшләп килә. Быел «Сәйяр» театр студияләре конкурсында Айгөл Әхмәтгалиева әсәре белән җиңү яулаган ул. Башлангыч сыйныфлар катнашындагы курчак театры якын-тирәдәге балалар бакчаларында спектакльләр күрсәтә.

Күптән түгел мәктәптә Габдулла Тукайга багышланган «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән туган тел кичәсе үтте. Укучылар һәрьяклап үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Җырчы да, биюче дә, нәфис сүз остасы да алар. Кичәдә илкүләм төрле конкурслар призеры «Небеса» – «Күкләр» театр-бию коллективы чыгыш ясады. Яшь артистлар исә Г. Камалның «Беренче театр» комедиясен сәхнәләштерделәр. 

Таныш булыгыз: мәктәпнең сәхнә йолдызлары – Вәли ролендә – Сәет Шәрифуллин, Факиһә – Наилә Әгъләмова. Гафифә образын Ләйлә Садретдинова, Хәбибрахманны Сәлим Гыйльметдинов уйнады. Биби – Азалия Мусина, Хәмзә бай – Рияз Сабирҗанов, Фатих ролендә – Ислам Сафиуллин. Чын артистлар диярсең... Бик килештереп, образларга кереп китеп, онытылып уйнадылар. Тамашачылар аларны алкышларга күмделәр. Афәрин!

«Театр яктылыкка, нурга илтә», – дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, Матур уйлар, җылы хисләр белән таралышты һәркем.

Сәхифәне Ләйлә Мирзаһитова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев