Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Самирәнең 14 рәсеме

Чаллыда «Иҗат аша дөнья» күргәзмәсе ачылды. Биредә рәссам Эльвира Моратова һәм аның укучысы Хөсәенова Самирәнең рәсемнәре куелган. Күргәзмә 10нчы мартка кадәр эшли.


Самирә Хөсәенова 2014 елдан бирле Чаллыдагы беренче сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә, Пушкин исемендәге 78нче лицейда белем ала. Бу рәсемне ул әбисенең туган көненә ясаган. 


– Бу минем иң яраткан картиналарымның берсе, – диде Самирә. – Әбиемә дип ясагач, мин аны бигрәк тә яратып башкардым. Монда шәһәрдән читтә, урман янында бер йорт сурәтләнгән. Аның эчендәге кешеләр Яңа елны бәйрәм итәргә әзерләнәләр. Күрәсезме, тәрәзәләрдә утлар яна. Алар өстәл әзерлиләр, төрле кызыклы хәлләр искә төшерәләрдер. Урамдагы чыршыны да бизәп куйганнар. Әләнә-тирәне, табигатьне чын барлыктагы кебек итеп күрсәтер өчен мин монда бик күп төсләр файдаландым. Акрил буяулар белән эшләдем. Әбиемә бик ошады. 
Самирәнең яраткан картинасы һәм башка рәсемнәре бүгенге көндә Чаллыдагы «Энҗекәй» ял йортының бер диварында эленеп тора. Чөнки монда аның беренче күргәзмәсе ачылды.
– Бу – остазым Эльвира Моратова белән уртак күргәзмәбез. «Иҗат аша дөнья» дип атала ул.  Күргәзмә оештырыга мин әле уйламаган идем дә. Эльвира Сәлимовна тәкъдим иткәч, без әнием белән риза булдык һәм иң шәп картиналарны сайлап алдык. Шулай итеп 14 рәсемем биредә эленеп тора. Монда пейзажлар, натюрмортлар бар. Алар акрил, гуашь, акварель белән эшләнгән. Мин үзем күбрәк пейзажлар ясарга яратам. – дип сөйләде яшь рәссам.

Күргәзмә 10нчы мартка кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев