Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Шаляпин стипендиясенә гаризалар кабул итү башланды

Әлеге стипендия ел саен 15 яшьтән 35 яшькә кадәр булган өметле вокалистларга бирелә.

1нче сентябрьдән 2023 елгы Шаляпин стипендиясенә кандидатлар сайлауның беренче этабы башланды. Әлеге стипендия ел саен 15 яшьтән 35 яшькә кадәр булган өметле вокалистларга бирелә. 

«Бу стипендияне тапшыру традициясен Фёдор Шаляпин үзе гамәлгә куйган, конкурс артистның мәдәни мирасын популярлаштыру өчен үткәрелә, – дип искәртте Горький һәм Шаляпин музейлары житәкчесе Марианна Гаврилова. – Музей өчен бу мәдәни тормышта катнашу өчен үзенчәлекле бер ысул. Ә яшь башкаручылар өчен бу стипендия иҗади карьераның башы булырга мөмкин.

Шаляпин стипендиясен алган күп кенә җырчылар хәзер Россия операсының горурлыгы булып тора һәм төрле илләрдә чыгыш ясый. Мәсәлән, Михаил Казаков, Алексей Тихомиров, Аида Гарифуллина. Шаляпинның тууына 150 ел тулгач, стипендиянең суммасы артачак».

Номинантларны сайлу ике этапта узачак. Беренче этапта катнашучылар үзләренең видеоларын жюрига җибәрә. Бу 1нче сентябрьдән башланды

Икенче этап – тыңлап карау һәм номинантларны билгеләү. Декабрьдә булачак.

2023 елның 13нче февралендә, Шаялпинның 150 еллыгын билгеләп үткән көндә, җиңүченең исеме игълан ителәчәк һәм аңп стипендия тапшырылачак.

Стипендияне Татарстан Республикасының Милли музее гамәлкә куя. Аның филиалы булган, Горький и Шаляпин Музее әлеге чараны оештыра.

Конкурсның нигезләмәсе һәм гариза формасы https://mincult.tatarstan.ru сайтында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев