«СалаваTik» вокаль төркеме 5 миллионнан артык карау җыйды
«СалаваTik»лар балаларга зур бүләк – җырлы-биюле мультимедиа әкият әзерли.
«СалаваTik» вокаль төркеме 5 миллионнан артык карау җыйды
Татарстан Республикасында зур популярлык казанган «СалаваTik» вокаль төркеме YouTube-та 5 155 634 карау җыйды.
«СалаваTik» проекты 2021 елдан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла башлый. Әлеге җырлы-биюле проектның нигезендә үсеп килүче буынга татар телендәге җырларны бүгенге заман баласы телендә җиткерү, аңлаешлы формада өйрәтү һәм таныту ята. 2021 елда башланып киткән проект кысаларында барлыгы 59 җыр яздырылды, һәрберсенә видеолар төшерелде. Әлеге видеолар YouTube та барлыгы 5 155 634 карау җыйды.
Проект кысаларында, буыннан-буынга сакланып килә торган татар халык җырлары белән беррәттән, халык арасында популяр булган, бигрәк тә балаларда кызыксыну уяткан эстрада җырлары, танылган автор-композиторларның уртак хезмәт җимешләре дә башкарыла. "СалаваTik«лар башкарган җыр тестлары һәм ноталары ай саен «Салават күпере» журналында басылып килә.
"СалаваTik"лар нәни дусларына дистәләгән концертлар, ишегалды бәйрәмнәре оештыра, шәһәр һәм республика чараларында чыгыш ясый.
«2024 елның 15 гыйнварында сәгать 19.00 дә «Чулпан» мәдәният үзәгендә (Казан шәһәре, Җиңү проспекты урамы, 48 А йорты) үтәчәк Яңа ел концерты да — "СалаваTik"лардан балаларга зур бүләк. Җырлы-биюле мультимедиа әкият нәни дусларыбыз күңеленә хуш килер дип өметләнәбез», – ди оештыручылар.
https://tatar-inform.tatar/news/salavatik-vokal-torkeme-5-millionnan-artyk-karau-yidy-5881608
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев