Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Сәләт» яшьләр оешмасы бәйге игълан итә

«Татсофт» сөйләм тәрҗемә сервисына ярдәм итүчеләрнең бүләк оту мөмкинлеге бар.

«Сәләт» яшьләр оешмасы «Татсофт» — татарча-русча, русча-татарча тәрҗемә программасын камилләштерү максатыннан бәйге башлый. Җиңүчеләргә бүләкләр каралган.

«Татсофт» – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белгечләре һәм «Сәләт» ярдәме белән барлыкка килгән тәрҗемә сервисы.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бу сервис бүгенге көндә аналоглары (Яндекс, Гугл) арасында иң сыйфатлысы булып тора. Хәзерге вакытта тавыш аша тәрҗемә итү мөмкинлеген булдыру эшләре бара.

Программа сөйләмне аңлап тәрҗемә итсен өчен, мөмкин кадәр күбрәк сөйләм үрнәкләрен тупларга кирәк. 

Конкурста катнашуның шартлары:

  • Гамәли семиотика институтының Telegram-каналына язылырга;
  • Telegram-ботка сөйләм үрнәкләре яздырып җибәрергә;
  • Башка язмаларны бәяләргә;
  • «Конкурста катнашу» төймәсенә басарга.

Иң күп сөйләм үрнәге яздырган һәм сыйфатлы бәя биргән катнашучыларга бүләкләр биреләчәк.

1 урын — «Алиса»лы «акыллы» Яндекс Станция-2 колонкасы;

2 урын — «Алиса»лы «акыллы» сәгатьле Яндекс Станция мини колонкасы;

3 урын — «Алиса»лы «акыллы» Яндекс Станция лайт колонкасы.

Нәтиҗәләр 26 июнь көнне ясалачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

https://tatar-inform. tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев