Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Сәләт» форумының өченче традицион сменасы тәмамланды

Алда катнашучыларны «Сәләт» форумының дүртенче сменасы — Мәгълүмәти Технологияләр Биләр форумы көтә.

Биләрдә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының традицион, әмма иң «шау-шулы» сменасы тәмамланды. Яңа елга әле иртә, әмма инде 600дән артык катнашучы һәм 300 оештыручы, үзләрен ярышларда һәм конкурсларда күрсәтеп, елга йомгак ясады. Катнашу өчен «Сәләт» берләшмәсенең түбәндәге профильле сменаларның берсенә сайлап алу этабын узарга кирәк: «Сәләт — Раушан», «Сәләт — Биләр каласы», «Сәләт — Батыр», «Сәләт — Азнакай», «Сәләт — Рухият», «Сәләт — Тулпар», «Сәләт — Саба». 

Йомгаклау кичәсендә Сәләт берләшмәсе активистлары һәм аланнар озак көткән бүләкләү тантанасы узды.

Катнашучыларның югары абруйларын тану йөзеннән Сәләтнең III дәрәҗә көмеш 8 таҗлы йолдызлар һәм Сәләт берләшмәсенең ныгуына зур өлеш керткәннәре өчен Сәләтнең II дәрәҗә алтын 8 таҗлы йолдызлар Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов тарафыннан тапшырылды.

«Мең яшәсен Сәләт! Быел аңа утыз! Утыз да, йөз дә, мең дә булсын. Һәм Биләр мәңге Сәләтле, ә Сәләт — Биләрле булсын», — дип ул үз хисләре белән уртаклашты. 
Шулай ук Әдип Әлмир тарафыннан активистларга хезмәтләрен тану йөзеннән өлгергәнлекне символлаштыручы шәмәхә төстәге футболкалар тапшырылды. «Елдан-ел кабатлана торган күренеш беркайчан да сүрелмәсен иде. Бу — мәхәббәт, дуслык, гаилә. 28 ел эчендә бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек: шул ук балалар, шул ук Биләр, шул ук саф, матур чиста сулы Чирмешән елгасы, шул ук Изге Чишмәбез, шул ук Хуҗалар тавы. Әмма шул ук вакытта кабаттан-кабат язлар килгән кебек барысы да үзгәрә. Яз — бер ул, ләкин һәр яз үзенчә килә. Сәләтнең дә һәр елы үзенчә», — диде Сәләт проектларның җитәкчесе.

Смена барышында аланнар спорт чараларында, мәдәни һәм интеллектуаль чараларда үзара ярыштылар. 

Ел саен «Сәләт — Рухият» аланы иҗади проект әзерли. Быел алар тамашачыларга «Ай кызы Зөһрә» татар риваяте мотивлары буенча бию перформансын күрсәтте.
Смена гадәттәгечә аланнарның профильле тематикалары: фән, иҗат һәм сәнгать, спорт белән бәйле лабораторияләр форматында гамәлгә ашырылды.

Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары планлаштырылган иде. Спикерлар арасында: «Ак Барс» хоккей клубы дикторы Наил Сәлахов, «Тарихи Казан» блогы авторы Руслан Бикуев, «Фильтр», «Диван», «Ист» каһвәханәләренә нигез салучы Илдар Габидуллин, YASHLK media алып баручысы Руслан Балдин, Tatarscarf татар яулыклары брендына нигез салучы Елена Габдрахманова һ.б. булды.

Еллар дәвамында форумның өченче сменасы «Сәләт җыены» форматында уздырыла. Ягъни, җәйге профильле сменаларда катнашучылардан тыш, форум территориясендә Сәләт гаиләләре дә җыелды. «Алмагач» мәктәбе укучылары, «Бәләкәч» клубында катнашучылар һәм активист гаиләләр бергә иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыкларында үзара аралашып, тәҗрибәләре белән бүлештеләр. 

Алда катнашучыларны «Сәләт» форумының дүртенче сменасы — Мәгълүмәти Технологияләр Биләр форумы (Информационные технологии/ Information Technologies) көтә. Ул 18 июльдән 24 июльгә кадәр узачак, һәм кеше тормышында мәгълүмати технологияләрнең роленә багышланачак.

Иҗади лабораторияләр һәм остаханәләрдә балалар ИТ дөньясына чумып, алган белемнәрен практикада куллана алачак.

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев