«Сәйяр» республика балалар-яшүсмерләр фестиваленең зона этабы тәмамланды
Декабрь башында фестивальгә йомгак ясалачак.
Казанның Яңа Савин районындагы татар телендә белем бирүче 155 нче гимназиядә Спас, Әлки, Чистай, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән районнарыннан һәм Казан шәһәреннән мәктәп театр коллективлары катнашында «Сәйяр» республика балалар-яшүсмерләр фестиваленең зона этабы узды.
Яшь артистларны танылган артистлар, «Сәхнә» журналы хезмәткәрләре һәм Министрлык вәкилләре бәяләде.
Агымдагы елның октябрь аенда мондый зона этаплары Яр Чаллы, Әлмәт, Буа, Арча шәһәрләрендә үткән иде.
Декабрь башында фестивальгә йомгак ясалачак, җиңүчеләр Казан шәһәренә бүләкләү тантанасына чакырылачак.
Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев