Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

“Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале үз эшен башлап җибәрде

5 декабрь көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында, “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең бүләкләү тантанасы узачак.

 

«Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестивале үз эшен башлап җибәрде. Фестивальне Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең ​ “Сәхнә”, “Салават күпере” журналлары редакцияләре оештырды.

Фестивальгә республикабыз мәктәпләреннән барлыгы 246 эш кабул ителде. Бу көннәрдә мәртәбәле жюри  дистанцион рәвештә килгән эшләрне  мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 сыйныфлар, 5-8 һәм 9-11 сыйныфларга бүлеп тикшерде.

25 ноябрьгә кадәр, фестивальнең жюри әгъзалары, иҗади эшләр белән танышу максаты белән, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренә юл тотты. 21 ноябрь – Яр Чаллы татар дәүләт драма театры, 22 ноябрь – Буа дәүләт драма театры, 23 ноябрь – Әтнә татар дәүләт драма театры, 24 ноябрь көнне –Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, 25 ноябрьдә исә Әлмәт татар драма театрларында жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде.

5 декабрь көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында, “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең бүләкләү, бәйрәм тантанасы узачак.

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев