Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сәидә Мөхәммәтҗанова үзбәк телендә клибын күрсәтте

Видео 24 сәгать эчендә 15 мең карау җыйган.

Сәидә Мөхәммәтҗанова Ovoz музыкаль шоуның (Россиядәге «Голос» телевизион тапшыруының үзбәк варианты) ярымфиналына чыкты. Җырчының Unutma meni («Онытма мине») җырына клибы чыккан. Композиция үзбәк телендә язылган. You Tube видеохостингында чыккан видео 24 сәгать эчендә 15 мең карау җыйган.

«Кадерлеләрем, мин үзбәк телендә мәхәббәт турында «Unutma meni» (Кумуш Раззокова) дигән искиткеч һәм күңелгә үтеп керерлек җырның чыгуын бик көттем. Кыска вакыт эчендә без хәтта клип та төшердек», – дип язган җырчы үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә. Ул шулай ук тиздән «яхшы хәбәр» булачагын вәгъдә итә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yas-yrcy-saida-moxammatanova-uzbak-telenda-klibyn-kursatte-5890789

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев