Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Сәяхәт» башланды!

Дуслар, 1нче июньдә татар телендә «Яшел сигналга сәяхәт» республика конкурсы башланды. 16-35 яшьлек башлап язучы каләм ияләре өчен иҗади бәйге ул.

Аны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» ДБУ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.

Максаты – балаларга юл йөрү кагыйдәләрен шигърият һәм чәчмә әсәрләр аша пропагандалау һәм өйрәтү; татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрь һәм язучыларны барлау һәм үстерү.

Эшләр ике номинациядә кабул ителә.

1. «Яшь җәяүленең дуслары» – әкият яки фэнтэзи жанрларында мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен чәчмә әсәрләр.

2. «Могҗизалы юллар» – мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен шигърият.

Гаризаларны 30нчы сентябрьгә кадәр guncbgd@mail.ru. электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

Һәр номинациядә өч җиңүче ачыклана. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны акчалата бүләкләр көтә. Бүләкләү октябрь ахырында узачак.

Тулырак мәгълүматны ncbgd.tatarstan.ru сайтыннан яки 8(843)5-333-776 телефоны буенча алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев