Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Шаян»да күңелле чара

Безнең 128нче «Шаян» балалар бакчасының татар төркемнәренә «Туган телем – минем байлыгым» дигән проект игълан ителде.

Бу проект кысаларында 10нчы март көнне бакчабызда «Татар халык ашлары» милли татар аш-суы көне үткәрелде. Татар халкының кулинар сәнгате гасырлар дәвамында үз милли һәм мәдәни традицияләренә бай. Тарих барышыннан ук милли аш-сулар үзенчәлекләрен безнең көннәргә кадәр саклый. Бу көнне әниләр дә, балалар да зур түземсезлек белән көтте. Әниләр балалары белән бергә әзерләгән иң тәмле ризыкларын алып килделәр. Өстәлдә ниләр генә юк иде: кош теле, коймак, чәк-чәк, өчпочмак, шәнгә, бәлеш. Кыскасы, телеңне йотарлык ризыклар белән өстәл тулды.

 Әниләр  балалары белән  үз ризыкларын яклап, алдан әзерләнгән презентация белән чыгыш ясадылар. Кемдер ризыкның килеп чыгышы турында сөйләде, ә кайберләре ничек  тәмле итеп пешерү серләренә өйрәтте. Бәйрәмебез балалар тарафыннан әзерләнгән җырлар, шигырьләр, табышмаклар белән  тагын да ямьләнде. Соңыннан барыбыз бергә тәмле ризыклардан авыз иттек. Без әниләрдән  барлык ризыкларның сере нәрсәдә дип сорадык? Җавап бер: «Иң мөһиме күңел җылысын кушып пешерү», –диделәр. Без бу сүзләрнең дөреслегенә инандык, чөнки бөтен ризык та бик тәмле, телеңне йотарлык итеп пешерелгән иде. 

128нче «Шаян» балалар бакчасының 1нче категория тәрбиячесе Идиятуллина Рәсилә Гавис кызы, Цыганова Дарья Владимир кызы, Бикбова Фәния Маннур кызы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев