Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«ШАЯН ТВ»да «Сәйлән» җыр фестиваленең чираттагы сезонын төшерү башланды

«ШАЯН ТВ» каналында иң грандиоз, масштаблы проектларның берсе «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестивале проектының дүртенче сезонын төшерү старт алды.

Ел саен фестиваль меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача. Алар зур сәхнәдә танылган артистлар белән бергә чыгыш ясый, республикабызда үткәрелгән иң мөһим чараларда катнаша. Бер генә мәдәни тамаша да алар катнашыннан башка үтми. Сәләтле яшь йолдызчыклар өчен бу зур тәҗрибә һәм киләчәктә илһамланып иҗат итү өчен этәргеч булып тора.

Фестиваль татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлый; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыра, татар җырлары аша балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыруга зур өлеш кертә, яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, татар халкының җырларын танытырга ярдәм итә. Ел дәвамында республикабызның иң талантлы балалары телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәштеләр.

Катнашучылар Россиянең төрле почмакларыннан. Шулар арасында Арча, Биектау, Яшел Үзән, Балтач, Мамадыш, Апас, Саба, Чистай, Әтнә, шулай ук Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама районнары да бар. Меңләгән гариза арасыннан профессиональ жюри 16 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Аларны бүгеннән үк җиңүчеләр дип атарга мөмкин булыр иде, ләкин алар өчен әле барысы да башлана гына. Алда кабат сайлап алу этаплары, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча төрле кызыклы остаханәләр һәм зур телевизион сәхнәдә онытылмаслык мизгелләр көтә.

Конкурсның телевизион сайлап алу этабында (ярымфинал һәм финал) яшь җырчыларны мәртәбәле жюри бәяләячәк. Алар составында танылган артистлар, композиторлар, педагоглар, шагыйрьләр, продюсерлар урын алды. Жюри башкару осталыгына, тавышның сыйфаты, тембр, сәнгатьчәлек, башкаручыларга репертуарның туры килүенә игътибар итәчәк.

Финалга исә 8 катнашучы узачак һәм «Сәйлән» статуэткасын алу өчен көч сынашачак. Аларның кемнәр икәнен октябрь аенда «ШАЯН ТВ» каналында күрерсез. Сез яраткан җырлар, гаҗәеп сәләтле катнашучылар. Бик тиздән зәңгәр экраннарда грандиоз «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышларын карап, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан ата һәм кушылып җырлый алачаксыз.

ШАЯН ТВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шаян тв