«ШАЯН ТВ» каналы алып баручысы Ләйлә Таишева «ТЭФИ-KIDS 2022» милли премиясенең финалына чыкты
Ачык ишек

«ШАЯН ТВ» каналы алып баручысы Ләйлә Таишева «ТЭФИ-KIDS 2022» милли премиясенең финалына чыкты

«ШАЯН ТВ» каналының «Кичке әкиятләр» тапшыруы алып баручысы Ләйлә Таишева «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә Россиянең телевизион «ТЭФИ-KIDS 2022» милли премиясенең финалына чыкты.

«Кичке әкиятләр» тапшыруының мөхәррире – Чулпан Зәйнуллина.

Бүләкләү тантанасы исә 17 октябрь көнне Мәскәүдә узачак.

«ШАЯН ТВ» каналын һәм нәни йолдызыбыз Ләйләне җиңүе белән ихлас котлыйбыз. Бу – зур команданың зур хезмәте. Алга таба бөек үрләр һәм финалда уңышлар телибез!

https://matbugat.ru

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев