Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Шәһәр үзәк китапханәсе Ачык ишекләр көненә чакыра!

27 май көненә, Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан, Шәһәр үзәк китапханәсе кунакларга кызыклы һәм мавыктыргыч программа әзерләде.

Нәни китап сөюче дусларыбызны театральләштерелгән экскурсияләр вакытында мавыктыргыч маҗаралар, әдәби геройлар белән очрашулар һәм тылсым дөньясы көтә.  
«Кыю хәзинә эзләүчеләр» китапханә кешингы сезне Мәче Базилио һәм Төлке Алиса белән бергә, табышмаклар һәм ребуслар чишә-чишә, яшерен хәзинәне эзләргә җибәрәчәк.
«Кызыклы әдәбият» интеллектуаль викторинасында ярышу әдәбият турында үз белемнәреңне тикшереп карарга һәм яңа мәгълүмат алырга, тапкырлык һәм зирәклегегезне күрсәтергә ярдәм итәчәк. 
«Хыялымдагы китапханә!» дип аталган тематик кичә киләчәкнең идеаль китапханәсен булдырырга, яшь буын вәкилләре ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен нинди хезмәтләр күрсәтергә һәм мөмкинлекләр тудырылырга тиешлеген күзалларга мөмкинлек бирәчәк.
«Обо всем понемногу» китабын тәкъдим итү вакытында Любовь Даутованың юмористик әсәрләре белән танышырсыз, аның сүзләренә язылган җырларны ишетерсез, шаян шигъри миниатюралар тыңлап рәхәтләнеп ял итәрсез.  
Кече картиналар галереясында талантлы рәссам Мира Альтуровичның беренче шәхси күргәзмәсен күрергә, шулай ук шәһәребезнең рәссамнары, музыкантлары һәм шагыйрьләре белән аралашу мөмкин булачак. 
Әдәбият тарихы музеена килүчеләр шәһәрнең гаҗәеп әдәбият һәм сәнгать дөньясына кереп чумачак, күренекле әдәбиятчыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша, Чаллы язучыларының шәхси әйберләрен, кулъязмаларын, фотосурәтләрен һәм башка кадерләп саклана торган экспонатларны күрә алачак. 
«Елмаегыз! Сез китапханәдә!» интерактив видеозонасында китапханәгә килүче һәр кеше селфи ясый, шулай ук китап киштәләре янында әдәби геройлар киемендә кызык видеолар да төшерә алачак.  
Дуслар, китаплар һәм әдәбият дөньясына мавыктыргыч сәяхәтебезнең бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Чараларыбыз сезгә илһам, яңа белемнәр һәм онытылмас хис-кичерешләр бүләк итәчәк. 
Сезне бик күп сюрпризлар һәм куанычлы мизгелләр көтә! Керү ирекле.

Ләйлә Хәмитова, Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе китапханәчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев