Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Шәһәр көнендә Чаллыда бәйрәм чаралары узачак

10нчы августта Чаллы шәһәренең туган көне. Шәһәргә быел 93 яшь. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бүген күргәзмәләр, экскурсияләр, концертлар узачак.

 

 

Бүген, 10 августта, Чаллыга 93 яшь тула. Шәһәр көнендә дүрт мәйданчыкта бәйрәм чаралары узачак. Бу хакта «Челнинские известия» сайты хәбәр итә.

Комсомол районында урнашкан Мәдәният һәм ял паркында 11:00 сәгатьтә «Мой белый город, ты цветок из камня» дигән күргәзмә һәм «Улицы нашего города» дигән викторина уза. Аны шәһәрнең Үзәк китапханәсе үткәрә (0+).

«Энергетик» мәдәният йорты мәйданчыгында 17:00 - 18:00 сәгатьтә «Челны в истории страны» дигән бәйрәм программасы уза. Аны «Энергетик» мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыра.

Габдулла Тукай исемендәге яр буенда 18:00 сәгатьтә «Улица Центральная: прошлое и настоящее» дигән җәяүле экскурсия оештырыла. Аны Туган якны өйрәнү һәм тарих музее үткәрә (0+). Экскурсиядә катнашу өчен 18:00 сәгатьтә Тәүбә мәчете янына җыелырга кирәк.

Җиңү паркының кече сәхнәсендә 18:00 - 20:00 «Шәһәр көне» дигән концерт программасы үтәчәк. Аны Love Радио (12+) оештыра.

«Частичное или полное воспроизведение материалов сайта возможно только при наличии гиперссылки на «Челнинские известия»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев