«САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы медиамәктәп оештыра
Ачык ишек

«САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы медиамәктәп оештыра

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы медиамәктәп оештыра.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы медиамәктәп оештыра.

Медиамәктәпнең максаты –  яшүсмерләргә татар радиожурналистикасы өлкәсендә теоретик белем һәм гамәли күнекмәләр бирү, аларны профессиональ яктан үстерү.

Укыту программасында:

  • Шәхси бренд булдыру буенча дәресләр
  • Аудио текстлар язу һәм тавыш белән эшләү нигезләре
  • Уңышлы блог алып бару серләрен ачу
  • Танылган радиожурналистлардан дәресләр
  • Татар телле радиостанцияләргә бару.

Дәресләр ял көннәрендә уза.

Медиамәктәптә уатнашкан һәр укучыга таныклык бирелә, ә иң яхшы тапшыру проекты авторы радиода үз тапшыруын булдырачак.

Курсның үткәрелү вакыты: 16 декабрь 2023 ел — 2 март 2024 ел.

Бу хакта тулырак https://t.me/safradio

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев