Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Саф» радиосыннан җәйге эшләр исемлеге

«Саф» татарча беренче балалар интернет-радиосы җәйне матур да, рәхәт тә, файдалы да уздыру өчен балалар өчен исемлек төзегән.

Шундый көтәбез инде җәйне. Ә ул күз ачып йомган арада уза да китә
Җәебез матур да, рәхәт тә, файдалы да узсын! Әйдәгез җәен эшлисе эшләрне алдан барлыйк әле.

Сез дә үз фикерләрегезне калдырыгыз! Бергәләп төзик исемлекне.

Саф рух

1. Әби белән бабай янына кунакка барырга, бергәләп тәмле һәм шифалы чәйләр эчәргә, булдыра алган кадәр булышырга.
2. Бабай һәм әби, башка туганнар белән сөйләшеп, мәгълүмат туплап, шәҗәрә агачын булдырырга. (https://saf-radio.ru/projects/safchildhood/class/ancestry)
3. Җәй буена кимендә өч яңа дога өйрәнергә.
4. Бүлмәңне җыештырырга. Тәртип шуннан башлана.
5. Радионың сайтында урнаштырылган тапшыруларны тыңлый-тыңлый тәмле алма бәлеше пешерергә (https://saf-radio.ru/projects/safchildhood/media/radiobroadcast) һәм өйдәгеләрне сыйларга.

Саф җәй

1. "Сәләт"нең җәйге аланында һәм җыенында катнашырга.
2. Болын чәчәкләреннән матур чәчәк бәйләме җыеп әнигә бүләк итәргә.
3. Саф һавада китап укырга (https://saf-radio.ru/projects/safchildhood/childliterature/100books)
4. Күүүп итеп тәмле җиләк җыярга, авыз эче һәм кырыйлары кып-кызыл булганчы җиләк ашарга.
5. Җәйгә телефонны ераграк алып куярга (ул да ял итсен).

Саф Сәламәтлек

1. Су коенырга.
2. Велосипедта йөрергә.
3. Яңа балдан авыз итәргә.
4. Футбол, волейбол һәм баскетбол тубы сагынган сезне).
5. Сезнең вариант?)

Саф иҗат

1. Җәйге беләзек ясарга - моның өчен кулга скотчны (ябыштыра торган ягын тышкы якка калдырып) кулга ябыштырабыз һәм шунда чәчәкләр, вак ташлар ябыштырып беләзек иҗат итәргә була.
2. Җыр иҗат итеп карарга. Ярату турында! Әни турында! Туган ил турында! Ә ни өчен юк?)
3. Тәкыя үрә беләсезме? 

Саф гыйлем

1. Күзәтергә. Дөньяны күзәтергә. Күк йөзенә карарга, чирәмдә ятарга....хозурланырга! Суларга!
2. Шахмат, шашка яисә башка өстәл уенын үзләштерергә. Файдалы да, кызык та!
3. Йолдызларны өйрәнергә.
4. Татар китабы йорты оештырган остаханәдә катнашырга.

Саф дөньям - туган ягым

1. Велосипедка утырып туган шәһәр яисә туган туган авыл буенча сәяхәткә чыгарга.
2. Казаныбызның тарихи урыннарына экскурсия кылырга. Карап, тыңлап, уйланып.
3. Чәчәкләр, яфраклар җыеп һәм киптереп көзгә таба гербарий яисә үз китабыңны булдырырга.
4. "Шәрык" клубы оештырган Сабан туенда катнашырга.
5. Һәм, әлбәттә, саф дулкында булырга - "САФ" РАДИОНЫ тыңларга.

Ә сез бу исемлеккә нәрсәләр өстәр идегез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев