Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«САФ» радиосы порталында табиб Илдус Лотфуллин белән «Куркынычсыз җәй» тапшыруы чыкты

Тапшыруда сүз дәвалау турында түгел, профилактика хакында бара.

«САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосының яңартылган һәм тулыландырылган порталында «САФ балачак» дип исемләнгән сәхифә булдырылган. Биредә «Безнең табиб»: «Куркынычсыз җәй» видеотапшыруында педиатрия доценты Илдус Лотфуллин җәйне куркынычсыз һәм имин үткәрү өчен киңәшләр бирә.

«Тапшыруда сүз дәвалау турында түгел, профилактика хакында бара. Бала ничә яшьтән йөзә белергә тиеш, суга мәтәлчек атып сикерергә ярыймы, нинди урында сикерергә була һ.б. мөһим кагыйдәләр турында файдалы видеотапшыру әзерләдек», - диде «Татар-информ»- хәбәрчесенә «САФ» радиосының координаторы һәм мөхәррире Алсу Галимова.

Илдус Лотфуллин шулай ук юл кагыйдәләре, балаларга ничә яшьтән үзләренә генә йөрергә ярый, балаларга электр самокатында йөрү ярыймы, кайсы очракта баланы травматологка күрсәтү зарур, даруларны балалардан ничек сакларга, балалар алдында дару эчәргә ярыймы, даруларны нинди тартмаларда сакларга, бөҗәк тешләсә нишләргә, ислемайны кайчан кулланырга ярамый, талпан куркынычмы һ.б. көндәлек һәм мөһим сорауларга җавап бирә.

Шулай ук, сәхифәдә «Сәламәт яшәү рәвеше» темасына да видеотапшыру бар. Моннан тыш, «Хайваннар дөньясында», «Гыйлем илендә», «Сәфәровлар САФта», «Кызыклы этикет» видеотапшыруларын карарга мөмкин.

Фото – "САФ" балалар радиосы каналындагы видеотапшырудан скриншот

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев