«САФ» балалар радиосында 8-10 ноябрьдә балалар һәм яшүсмерләр өчен диктант яңгыраячак
Ачык ишек

«САФ» балалар радиосында 8-10 ноябрьдә балалар һәм яшүсмерләр өчен диктант яңгыраячак

Балаларга Әмирхан Еникиның «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестеннан өзек язарга тәкъдим ителә.

«САФ» балалар радиосында 8-10 ноябрь көннәрне балалар һәм яшүсмерләр өчен диктант яңгыраячак. Диктантны 11:00 сәгатьтә тыңларга мөмкин булачак. Аларга Әмирхан Еникиның «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестеннан өзекне Марсель Әхмәдуллин укыячак. Бу хакта радионың телеграм-каналында хәбәр ителә.

Диктантны 8, 9, 10 ноябрь көннәрендә 11:00 сәгатьтә үзегезгә уңайлы урында радионы ачып яза аласыз.

Радионы шушы сылтама аша тыңларга була https://saf-radio.ru/

Текстны язып бетергəч, бланкны сканларга (яисə яхшы сыйфатлы фотосурəт ясарга) кирәк. Сканны info@ftatar.org адресына юллыйсы. 

Чыганак https://t.me/safradio

 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев