Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сабантуйга бүләк җыябыз!

Тайлар йөгәнләдеңме, атлар иярләдеңме? «Сабан туе» җитә диеп, бүләк әзерләдеңме?

Күңелле һәм җылы, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй.  Ул тирә-юнь яшеллеккә төренгән чорда, язгы чәчүләр тәмамлангач, җәйнең кояшлы бер көнендә үткәрелә. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра. Мәйданнар матур итеп бизәлгән, халык гөр килеп бәйрәмне каршы алырга әзерләнә. Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә - бүләк җыю йоласы башкарыла. Иртәгә бәйрәм буласы көнне авыл яшьләре, гармуннар белән җырлый-җырлый, колга күтәреп, бүләк җыярга чыкканнар. Колга башына  милли  бизәкләр чигелгән  сөлге бәйләнгән. Һәр өйдә Сабантуй бүләге алдан әзерләнгән. Элек-электән үк әби-бабаларыбыз “бирнә” гә күкәй, яулык, чиккән сөлге, тастымал, төрле тукымалар  бүләк иткәннәр.

  Майның ямьле  иртәсендә “Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексында, әби-бабаларыбыздан калган шушы мирасны дәвам итеп, Сабан туена бүләк җыю йоласын оештырдык. Укучы егетләребез һәм кызларыбыз татар халык киемнәрен киеп, гармун уйнап, “Сабантуй” җырын җырлап һәр сыйныфка кереп  бүләк җыеп йөрделәр.  Һәр сыйныф  укучылары, ата-аналар ярдәме белән күпсанлы бүләкләр әзерләгәннәр. Бу йола җыр-бию белән үрелеп барды. Бүләк җыючыларның мөлаем шат йөзләре, укучыларыбызның ихлас бүләкләре күңелне үстерде.  Алабуга шәһәрендә  балалар өчен оештырылган Сабантуйда  бу бүләкләр уеннарда, ярышларда, көрәштә җиңүчеләр кулында булачак!

Мәктәптә милли тәрбия бирү – төп бурычларыбызның берсе,  дип саныйм. Киләчәк Сабантуйлар котлы булсын! Күңелләргә яшәү дәрте, йортыбызга иминлек, дөньяга тынычлык иңдерсен.

Надежда Семенова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев