Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сабантуйга Азарт белән килдем

Са­бан­туй­да иң по­пу­ляр ярыш­ла­ры­ның бер­се – ат ча­бы­шы. Шун­дый зур хай­ван­ны тың­ла­та бе­лер­гә дә ки­рәк бит әле.

Са­бан­туй­да иң по­пу­ляр ярыш­ла­ры­ның бер­се – ат ча­бы­шы. Ат­лар да, алар­ны ияр­лә­гән егет-кыз­лар да сок­лан­ды­ра. Шун­дый зур хай­ван­ны тың­ла­та бе­лер­гә дә ки­рәк бит әле. Ак­су­бай ра­йо­ны Яңа Иб­рай авы­лы Са­бан ту­ен­да Сә­ет Сө­ләй­ма­нов бе­лән Азарт бе­рен­че кил­де.  Сә­ет­кә 15 яшь, ул шу­шы авыл­да­гы мәк­тәп­тә бе­лем ала. Җай­дак егет бе­лән бе­раз сөй­лә­шеп алыр­га бул­дым әле.

–  Сә­ет, кот­лыйм, йә әйт әле, ни­чек ул бе­рен­че ки­лү?

– Ярыш­та Һәр­бер  ке­ше­нең дә бе­рен­че бу­ла­сы ки­лә, лә­кин  аның өчен зур ты­рыш­лык, хез­мәт ки­рәк. Ат­ны әзер­ләү,  тәр­би­я­ләү күп көч та­ләп итә. Ә бе­рен­че  ки­лү – кү­ңел­гә рә­хәт­лек өс­ти,  дәрт уя­та.

– Ни­чә яшь­тә бе­рен­че тап­кыр ат­ка утыр­дың?

– 4 яшь иде. Ә ат ча­быш­ла­рын­да 12 яшем­нән кат­на­шам.  Ат­та йө­рер­гә, ча­бар­га әти өй­рәт­те.

–  Ат­ны ярыш­лар­га үзең әзер­ли­сең­ме?

– Әйе. Ча­быш­кы ат­ны ел буе үзем әзер­лә­дем. Аны көн дә чап­ты­рыр­га, йөр­теп ке­рер­гә ки­рәк. Ияр­ләр, йө­гән­нәр­не Да­гес­тан­нан ук за­каз би­реп кай­тар­дым.

– Ты­рыш­лы­гың буш­ка кит­мә­гән.

– Әйе. Ак Бү­ре авы­лын­да да бе­рен­че кил­дек. Ә ме­нә ра­йон Са­бан ту­ен­да Азарт куз­га­лып ки­тә ал­ма­ды.

– Ни­гә ми­кән?

– Ку­рык­ты. Старт би­рел­гәч, флаг­лар сел­кет­те­ләр дә, кур­кып кал­ды, уры­нын­нан куз­гал­ма­ды. Шун­дый хәл­ләр дә бу­ла.

– Та­гын ярыш­лар­га ба­ра­сыз­мы соң?

– Яр Чал­лы һәм Тү­бән Ка­ма Са­бан­туй­ла­ры­на ба­рыр­га исәп­ләп то­ра­быз.

– Азарт  ту­рын­да сөй­ләп кит әле.

– Ул без­нең үзе­без­нең ат, чис­та инг­лиз то­кым­лы. Аңа 3 яшь.  Ул без­дә бер ел яши. Хол­кы бик әй­бәт. Тәр­тип­ле ат ул. Аның иң ярат­кан ри­зык­ла­ры – ал­ма, кар­быз, ши­кәр, бал, чик­лә­век һәм со­лы.

– Сез аның бе­лән ни­чек аң­ла­ша­сыз?

– Ат­лар бит алар бик  сиз­гер,  акыл­лы  хай­ван­нар. Мин  үзем­нең  атым­ны  кү­зен­нән,  ко­лак­ла­рын­нан ан­лыйм. Ул да ярыш­лар  ва­кы­тын­да,  ча­быш ал­дын­нан дул­кын­ла­на,  еш-еш су­лый баш­лый хәт­та.

 – Кы­зык. Ә син та­гын нин­ди спорт­ны үз итә­сең?

– Кө­рәш, бас­кет­бол­га йө­рим. Кыш көн­нә­ре хок­кей уй­ныйм.

–  Са­бан­туй­да кө­рәш­мә­дең­ме соң

– Бы­ел юк, уз­ган ел үзе­без­нең авыл­да икен­че, ә күр­ше авыл­да 3нче урын ал­ган идем.

– Афә­рин дип ке­нә әй­тә­се ка­ла си­ңа, Сә­ет. Ки­лә­се ярыш­лар­да си­ңа һәм Азарт­ка уңыш­лар те­ләп ка­лам!

Ай Кы­зы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев