Сабантуйдан репортажлар...
Ниләр генә эшләмәдем мин анда – чүлмәк тә ваттым, капчык киеп тә йөгердем...
Җырчылар белән фотога төштем
Мин Минзәлә районы Тау асты Байлар авылында Сабантуйда булдым. Ай, шәп булды инде Сабантуй! Ниләр генә эшләмәдем мин анда – чүлмәк тә ваттым, капчык киеп тә йөгердем.
Ә миңа иң ошаганы – җырчылар булды. Сабантуйга Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар килгәннәр иде. Әйбәт тә җырлыйлар инде! Алмаз абый сөйләргә дә оста. Мин алар белән фото төшәргә дә җитештем әле. Әнием бу җырчыларны бик ярата. Шуңа күрә аларга бүләк итеп үз куллары белән эпоксид сумаладан шамаил ясады һәм сабантуйда аны бүләк итте.
Аннары үзебезнең Күзкәй авылына да Сабантуйга бардык әле без. Бик күңелле үтте.
Зөфәр Мөхәммәтдинов, Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев