Сабантуй - иң күңелле бәйрәм
Иртәдән башлап бакчабызда милли көйләр яңгырады.
Сабантуй – татар халкының көтеп алган изге бәйрәме. Бигрәк тә балалар аны сагынып көтеп алалар. Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне онытмаска, аларны киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерергә телибез. Шул уңайдан, 7нче июнь көнне Яр Чаллы шәhәренең 4нче санлы "Шаянкай" катнаш төрдәге балалар бакчасында шаулап-гөрләп Сабантуй бәйрәме узды. Иртәдән башлап бакчабызда милли көйләр яңгырады. Тәрбиячеләр мәйдан уртасында төрледән-төрле уеннар оештырдылар: чүлмәк вату, аркан тарту, чиләк белән су ташу да бар иде. Һәркем үзенең җыр-биюгә осталыгын күрсәтте. Бәйрәмдә бер бала да бүләксез калмады. Оештырган Сабантуй бәйрәмебез балаларга бик ошады.
Габдрахимова Гөлсирин Раушановна, Фәйзиева Резедә Хамитовна, 4 номерлы "Шаянкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев