Сабантуй
Ачык ишек

Сабантуй

Гөлшат Зәйнашева шигыре.

Күңелле Сабантуйлары!

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

 

Без җырлыйбыз Сабантуйда,

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.

 

Күбәләкләр безнең белән

Уйныйлар әйлән-бәйлән.

Сабантуй – күбәләкләр һәм

Кошлар өчен дә бәйрәм.

 

Әти-әниләребезгә

Җыйдык чәчәк бәйләме.

Матур булсын, ямьле булсын

Сабан туе бәйрәме.


Нет комментариев